Мәктәп укучылары өчен информатика һәм мәгълүмати технологияләр буенча көзге республика сменасы

2011 елның 5 декабре, дүшәмбе

2011 елның 22-27 нче ноябрь көннәрендә «Байтик» компьютер лагере базасында (Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Крутушка бистәсе) информатика белән мавыккан мәктәп укучылары өчен республикакүләм укыту сменасы узды.

Профиль сменаның максаты - укучыларны IT-технологияләргә сәнәгый якын килүгә өйрәтү.

Укыту мастер-класслар һәм сайт төзү өстендә командалап эшләү рәвешендә үткәрелде. Дәресләрне «ТИСБИ» идарә итү университеты, Казан дәүләт техник университеты укытучылары, «ICL-КПО ВС» ААҖ хезмәткәрләре үткәрде.

Профиль сменаның финалында 15 команда катнашында сайтлар бәйгесе үткәрелде. Составына IT-парк, «Яшьләр казанышлары» Казан үзәге вәкилләре һәм смена укытучылары кергән компетент жюри тәкъдим ителгән сайтларның югары дәрәҗәсе, тематика күптөрлелеге һәм тиешле яклауны билгеләде. IT-технологияләр өлкәсендә лидер командалар һәм талантлы укучылар ачыкланды.
«Җиңүче дипломы» һәм IT-паркта үтәчәк SaaS IT фестиваленә чакыруны өч иң яхшы команда катнашучылары алды:

- «Команда визиткасы» (Миңнеханов Руслан, 10 нчы сыйныф; Зубов Евгений, 11 нче сыйныф; Кузнецов Денис, 10 нчы сыйныф, һәм Биккулов Марсель, 10 нчы сыйныф – Түбән Кама шәһәренең 6 нчы урта белем бирү мәктәбе);

- «ВИКИТатар (татар сочинениеләре җыентыгы)» (Миңнемуллин Булат, 10 нчы сыйныф – Казан шәһәренең 18 нче урта белем бирү мәктәбе; Сәйфиев Илдар, 10 нчы сыйныф, һәм Әтнәгулов Артур, 7 нче сыйныф – Казан шәһәренең 42 нче урта белем бирү мәктәбе);

- «Free-Lance CMS» (Лашин Даниил, 8 нче сыйныф, һәм Вафин Амир, 8 нче сыйныф – Казан шәһәренең 19 нчы гимназиясе).
Тугыз команда бәйге номинацияләре буенча дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International