Югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре яңадан үзгәртеләчәк: документларны тагын ким дигәндә ике мәртәбә тикшерәчәкләр

2011 елның 6 декабре, сишәмбе

Мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем бирү учреждениеләренә кабул итүнең яңа кагыйдәләре проектын тәкъдим итте. Анда льготага ия булучыларның үз өстенлекләреннән бары тик бер югары уку йортында бер белгечлектә генә файдалану хокукы беркетелгән.

Беренче курска кабул иткәндә, максатлы урыннарның 15%тан артык була алмавын күздә тотыла. Шул ук вакытта түбәндәгене билгеләп үтәргә кирәк: максатлы юнәлеш буенча урнашучы килешүендә нәрсә булырга тиешлеген төгәл тасвирлый торган тагын бер документны кабул итәргә әзерләнәләр. Аерым алганда, анда чыгарылыш студентының киләчәк эш урыны билгеләнә һәм эш бирүченең бурычлары санап үтелә. Килешүне үтәмәгән очракта, гражданга – 3 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, вазифа затына – 15 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр, юридик затка 70 мең сумнан алып 150 мең сумга кадәр штраф яный.

Яңа кагыйдәләр проекты шуны белдерә: кабул итүнең контроль цифрлары вузлар арасында бәйге нигезендә бүленеп биреләчәк, ә икенче һәм киләсе курсларга кабул итү аттестацион имтиханнар нәтиҗәләре буенча булачак. Икенче һәм киләсе курслардагы буш урыннар саны беренче курска кабул итүнең контроль цифрларын исәпкә алып санап чыгарылачак.

Документлар тапшыру кагыйдәләрен бозучыларга карата җитди чаралар кабул ителде. Ачыкланганча, былтыр һәм өченче елны БДИ бирү таныклыкларын биш вузга түгел, ә алты, хәтта җиде вузга тапшыручылар меңләгән булган. Нигәдер җинаятьчеләрне тиз генә ачыклап булмаган. Вузга кергән кешенең җәзадан кача алу сәбәбе исә бик гади: мондый очраклар закон тарафыннан каралмаган булган. Нәтиҗәдә, Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгариф турында” законына бозучыларны куып чыгару турындагы төзәтмәләрне кабул итәргә тәкъдим итте. Хәзер яңа кагыйдәләр буенча кабул итү комиссиясе, документларны кабул иткәннән соң, бер көн эчендә федераль мәгълүмат системасына мәгълүматлар чагыштыру турында сорату җибәрергә тиеш. Чагыштыру нәтиҗәләре буенча белешмә төзелә, аңа кабул итү комиссиясе рәисе яисә әгъзасы имзасын куярга тиеш. Кабул итәр алдыннан, кабул итү комиссиясе абитуриент турындагы мәгълүматны федераль мәгълүмат базасы белән тагын бер кат чагыштырырга тиеш. Шулай итеп быел бозучылар саны кими төшәр, әмма, әгәр андыйлар табылса, аларга булышканнарны ачыклау авыр булмас.

Әгәр дә имтихан тапшыручының туган теле әлеге Федерация субъектының дәүләт теле булса, кабул итүнең яңа кагыйдәләре буенча өстәмә керү имтиханнарын туган телдә бирү рөхсәт ителә. Сүз чыгарылыш студентының туган телгә укытачагын яисә аны өйрәнәчәген күздә тота торган “филология” һәм “педагогик белем” кебек белгечлекләр турында бара.

Барлык югары уку йортлары да кабул итү вакытында “кайнар линия” ачарга һәм сайтта абитуриентлар һәм аларның ата-аналарына җавап калдыру урынын булдырырга тиеш. 2012 елда югары уку йортына кабул итү буенча игълан ителгән белгечлекләр, укырга керү һәм өстәмә имтиханнар исемлекләре аның сайтында 1 нче февральдән дә соңга калмыйча урнаштырылырга тиеш. Шул ук вакытта югары уку йорты имтиханнарны туган телдә бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International