2012 елда узачак бердәм дәүләт имтиханнарының муниципаль координаторлары һәм мәгълүмат базалары операторлары республика семинары

2011 елның 6 декабре, сишәмбе

2011 елның 6 нчы декабрендә Казан шәһәренең “170 нче урта гомумбелем мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесе базасында 2012 елда узачак бердәм дәүләт имтиханнарының муниципаль координаторлары һәм мәгълүмат базалары операторлары республика семинары узды.

Семинар эшендә урта белем бирү идарәсе башлыгы И.И. Галиәскар, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының БДИ оештыру бүлеге белгечләре, “Белем бирү сыйфатын мониторинглау республика үзәге” дәүләт учреждениесе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең муниципаль координаторлары һәм бердәм дәүләт имтиханы операторлары катнашты.

Семинарда катнашучылар 2011 елда яңа формада БДИ һәм ДЙА-9 үткәрү нәтиҗәләре, гомумбелем учреждениеләре чыгарылыш укучыларының дәүләт (йомгаклау) аттестациясен норматив хокукый көйләү мәсьәләләре, 2012 елда югары уку йортларына керү һәм 2012 елда узачак бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучыларның региональ мәгълүмат базасын формалаштыруның оештыру-технологик аспектлары турында фикер алыштылар.

2012 елда узачак бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучыларның региональ мәгълүмат базасын формалаштыру датасы – 2011 елның 15 нче декабре.

Семинарда катнашучыларның презентацион материаллары белән танышырга тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International