2007 елдан башлап, ел саен Мәскәүдә “Туган тел, шул исәптән рус теле укытучыларының мастер-классы” Россиякүләм бәйгесе үткәрелә.
Әлеге бәйгене үткәрүнең максаты – иң яхшы туган тел белән рус теле һәм әдәбияты укытучыларның педагогик тәҗрибәсен тарату; туган телне өйрәнгәндә алынган белемнәргә таянып, туган телләргә укыту методикасының инновацион элементларын ачыклау һәм күрсәтү; иҗади эшләүче Россия халыклары туган телләре укытучыларына ярдәм итү; “Туган тел һәм рус теле укытучысы” һөнәре престижын күтәрү.
Әлеге бәйгедә ел саен Татарстан Республикасы укытучылары бик актив катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Мәсәлән, 2010 елда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “1 нче Иске Чүпрәле урта гомумбелем мәктәбе” муниципаль гомумбелем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлалова Энҗе Ахмат кызы, 2009 елда Казан шәһәре Совет районы “141 нче аерым предметларны тирәнтен өйрәнү белән урта гомумбелем мәктәбе” муниципаль автономияле гомумбелем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәизова Фирая Сафа кызы 3 нче призлы урынга лаек булдылар.
Шуны әйтеп үтик: әлеге бәйгедә Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Алсу Икрам кызы “Иң яхшы методик эрудиция” номинациясендә билгеләнеп үтелде, Апас муниципаль районы Миңнебаев Илдар Хафиз улы – “Иң яхшы эссе” номинациясендә, Казан шәһәре 4 нче гимназия укытучысы Фәрдиева Халидә Газиз кызы “Укытучы-тәрбияче” номинациясендә җиңүче булды.
2011 ел бәйгесендә Россия Федерациясенең 30 субъектыннан 43 туган тел һәм рус теле укытучысы катнашты.
Татарстан Республикасы вәкиле буларак, Яр Чаллы шәһәре “17 нче урта гомумбелем мәктәбе” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыпов Ренат Исламгәрәй улы катнашты. Һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе, үз эшенә иҗади якын килү Ренат Исламгәрәй улына абсолют җиңүче һәм көмеш каурыйга ия булырга мөмкинлек бирде.
Шуны билгеләп үтик: ул шулай ук әлеге бәйгенең “Укытучы-тикшеренүче” номинациясендә җиңүче булып тора.
“Туган тел, шул исәптән рус теле укытучыларының мастер-классы” Россиякүләм бәйгесе мисалында безнең министрлык тарафыннан Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылар мастер-классы уздырыла. 2011 елда әлеге бәйгедә Татарстан Республикасыннан 52 педагог һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 10 укытучы катнашты. Бу бәйге җиңүчеләре Мәскәүгә “Туган тел, шул исәптән рус теле укытучыларының мастер-классы” Россиякүләм бәйгесендә катнашу өчен җибәрелә.