Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карары буенча мәктәп автобусларына һава торышы начар булган көннәрдә балаларны йөртү тыела, укыту исә өйдә дистанцион рәвештә үткәрелә. Бу турында бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының республикада юл хәрәкәте иминлегенә багышланган уртак утырышында хәбәр итте.
Искә төшерәбез: сәгать иртәнге 7:30да Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районында 20 баланы уку урынына алып барган мәктәп автобусы юл һәлакәтенә очраган. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов аңлатуынча, гадәттән тыш хәл килеп чыгуга чүмече өзелгән кар чистарту техникасы гаепле. Дүрт баланы – берсен сыну, өчесен баш мие селкенү белән – хастаханәгә алып киткәннәр. Аларның икесен – район хастаханәсенә, икесен Казанга җибәргәннәр. Тагын 6 бала өйдә дәваланалар.
“Автобус шофёрының тизлек режимын саклавы зуррак хәвефтән саклап кала алган. ГЛОНАСС системасы мәгълүматларына караганда, аның тизлеге 35 км/сәг. тән артмаган. Моннан тыш, барлык балалар да иминлек каешларын эләктергән булганнар”, - диде Рифкать Миңнеханов.
Әмма Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, сүз балалар турында барганда, һәлакәт зыяны берничек тә аз була алмавын аңлатты. Ул, шик тудыра торган сорауларның күп булуы сәбәпле, ашыгыч рәвештә һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклауны таләп итте. Мәсәлән, ни өчен, транспорт чараларының тизлекләре зур булмаса да, каеш эләктергән баланың сөяге сынган? Ни рәвешле кар чистарту техникасының чүмече өзелгән һәм башка шундый күп кенә сораулар.