Наркотикларга каршы республика бәйгеләренең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

2011 елның 12 декабре, дүшәмбе

2011 елның 7 нче декабрендә Г.Алиш исемендәге Шәһәр балалар иҗаты сараенда наркотикларга каршы республика бәйгеләренең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

“Мәктәп – наркотикларсыз территория” республика бәйгесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Татарстан Республикасындагы идарәсе тарафыннан 2009/2010 уку елыннан бирле оештырыла.

Бәйгенең максаты – психоактив матдәләрне куллануны профилактикалау буенча программаларны (проектларны) тормышка ашыра торган иң яхшы гомумбелем учреждениеләрен ачыклау һәм бүләкләү.

Бәйге кысаларында укучылар, ата-аналар һәм педагоглар белән наркотикларга каршы эш алып бару нәтиҗәлелеген бәяләү критерийлары булдырылды. Ике уку елы эчендә бәйгедә республиканың 28 муниципаль берәмлегеннән 49 гомумбелем учреждениесе катнашты. Бәйгенең җиңүчеләре:

2010 елда:

1 нче урын – Түбән Кама муниципаль районы 31 нче урта гомумбелем мәктәбе;
2 нче урын – Яшел Үзән муниципаль районы 1 нче лицее;
3 нче урын – Лаеш муниципаль районы 1 нче гимназиясе.

2011 елда:

1 нче урын – Казан шәһәре Киров районы 15 нче татар гимназиясе;
2 нче урын – Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре 2 нче урта гомумбелем мәктәбе;
3 нче урын - Бөгелмә муниципаль районы 7 нче гимназиясе.

“Мәктәптә наркотикларга каршы профилактик эш алып баруны оештыруга системалы якын килү” номинациясендә Казан шәһәре Идел буе районы 127 нче урта гомумбелем мәктәбе җиңү яулады.

2006 елдан бирле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында республика наркотикларга каршы профилактик проектлар бәйгесе үткәрелә. Бәйге әлеге учреждениеләрнең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркомания һәм башка асоциаль күренешләрне профилактикалау буенча эше нәтиҗәлелеген арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Бу еллар эчендә балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тормышка ашырыла торган 48 профилактик проект җиһазлар белән тәэмин ителде. 2011 елда түбәндәге белем бирү учреждениеләре проектлары җиңде:

Әлмәт муниципаль районы Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге;
Әлки муниципаль районы Яңа Салман урта гомумбелем мәктәбе;
Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.б. “Үсеш” балалар иҗаты үзәге;
Баулы муниципаль районы Мәктәп укучылары йорты;
Яр Чаллы шәһәре “Огниво” 16 нчы балалар иҗаты үзәге;
Яр Чаллы шәһәре 3 нче балалар хореография мәктәбе;
Мамадыш муниципаль районы Балачак һәм яшьлек йорты;
“Н.А. Галләмов исемендәге республика махсус гомумбелем мәктәбе” ябык тибындагы девиант тотышлы балалар һәм яшүсмерләр өчен дәүләт казна махсус укыту-тәрбия учреждениесе;
Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары “Ресурс” психологик-медик-социаль озатып йөрү мәктәп үзәге;
Чистай муниципаль районы Кадетлар мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International