2011 елның 9 нчы декабрендә Губерния канцеляриясе бинасында (Казан Кремле, Татарстан Республикасы Презинденты Аппараты) “Илем киләчәге – минем кулларымда” республикакүләм коррупциягә каршы юнәлешле иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы узды.
Бәйге республика гомумбелем учреждениеләренең 1-11 нче сыйныф укучылары арасында коррупциягә каршы дөньяви карашны формалаштыру максатыннан үткәрелде.
Бәйгегә республиканың 28 территориаль округының (Татарстан Республикасының 26 муниципаль районы (Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Спас, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай районнары) һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләре (Авиатөзелеш, Вахит, Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе, Совет районнарының) 153 гомумбелем учреждениесеннән барлыгы 211 укучы эше тапшырылды.
“Гадел яшәргә кирәк” иҗади бәйгесенә 1-4 нче сыйныф укучылары арасында Татарстан Республикасының 22 территориясеннән (21 муниципаль районнан (Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Спас, Балык Бистәсе, Тәтеш, Теләче, Чистай районнары) һәм Казан шәһәреннән (Киров, Яңа Савин, Идел буе, Совет районнарыннан) 67 эш тәкъдим ителде.
“Ришвәтнең нәрсә икәнлеге һәм ник моның өчен җәза бирергә кирәклеге турында күзаллавым” темасына сочинениеләр бәйгесенә 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында Татарстан Республикасының 25 территориясеннән (23 муниципаль районы (Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Спас, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай районнары) һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән (Авиатөзелеш, Вахит, Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе, Совет районнарыннан) 85 эш тапшырылды.
“Татарстан Республикасындагы коррупция һәм аңа каршы көрәш” яисә “Татарстан Республикасы һәм коррупция: кем кемне?” темасына сочинениеләр бәйгесенә 10-11 нче сыйныф укучылары арасында Татарстан Республикасының 22 территориясеннән (20 муниципаль районы (Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лениногорск, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба, Спас, Балык Бистәсе, Тәтеш, Теләче, Чирмешән районнары) һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән (Авиатөзелеш, Вахит, Киров, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе, Совет районнарыннан) 59 эш тапшырылды.
Бәйге эшләрен экспертлар бәяләве нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр ачыкланды:
1) номинацияләрдә җиңүчеләр:
“Иҗади якын килү өчен” номинациясендә
Вафин Фәнис, Саба муниципаль районы Саба гимназиясе укучысы (укытучысы – Ибраһимова Н.Ф.),
Петров Данила, Казан шәһәре Совет районы 175 нче урта гомумбелем мәктәбе укучысы (укытучысы – Шәрәфетдинова Р.Р.),
Габбазова Илүзә, Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле урта гомумбелем мәктәбе укучысы (укытучысы – Әймәтова С.Ф.),
Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары 151 нче аерым предметларны тирәнтен өйрәнү белән урта гомумбелем мәктәбенең 4 нче “б” сыйныфы укучылары (укытучылары – Родионова Э.С.),
Мингалиев Камил, Әлмәт муниципаль районы Чупай башлангыч гомумбелем мәктәбе укучысы (укытучысы – Дәүләтшина Р.Р.),
Асылгәрәева Виктория, Чистай муниципаль районы 1 нче гимназиясе укучысы (укытучысы – Ерашова И.А.),
Әл Лаббан Җәмилә Саад Әл Дин, Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары 9 нчы инглиз телен тирәнтен өйрәнү белән урта гомумбелем мәктәбе укучысы (укытучысы – Галиуллина Н.И.),
“Актив граждан позициясе өчен” номинациясендә
Елистратова Влада, Лениногорск муниципаль районы 7 нче урта гомумбелем мәктәбе укучысы (укытучысы – Капралова Г.Х.),
Нуретдинов Нияз, Балтач муниципаль районы Бөрбаш урта гомумбелем мәктәбе укучысы (укытучысы – Нуретдинова З.З.),
Хисмәтуллина Айназ, Питрәч муниципаль районы Богородица аерым предметларны тирәнтен өйрәнү белән урта гомумбелем мәктәбе укучысы (укытучысы – Мөхәммәтшина Э.Р.),
Филатов Данил, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары 50 нче гимназиясе укучысы (укытучысы – Подчищева Л.В.).
2) бәйге җиңүчеләре:
1-4 нче сыйныфлар арасында
Бизяев Леонид, Темников Николай, Казан шәһәре Совет районы 29 нчы прогимназиясе укучылары (укытучылары – Ефремова Ю.А.) - I урын,
Обухова Полина, Казан шәһәре Совет районы 90 нчы гимназиясе укучысы (укытучысы – Обухова Т.А.) - II урын,
Долгова Елена, Әлмәт муниципаль районы Калейкино урта гомумбелем мәктәбе (укытучысы – Әхмәтшина С.Е.) - III урын,
5-9 нчы сыйныфлар арасында
Козлова Наталья, Аксубай муниципаль районы Аксубай урта гомумбелем мәктәбе укучысы (укытучысы – Селезнева В.А.) - I урын,
Малинин Дмитрий, Яр Чаллы шәһәре 35 нче аерым предметларны тирәнтен өйрәнү белән урта гомумбелем мәктәбе укучысы (укытучысы – Шишканова Т.М.) - II урын,
Карамова Эллина, Кукмара муниципаль районы Кукмара ш.т.б. 4 нче урта гомумбелем мәктәбе укучысы (укытучысы – Шәрифуллина Н.Б.) - III урын,
10-11 нче сыйныфлар арасында
Галәветдинова Римма, Яңа Чишмә муниципаль районы Гади Чаллы урта гомумбелем мәктәбе укучысы (укытучысы – Мингачеева Л.Ф.) - I урын,
Асомадинова Эльвина, Буа муниципаль районы 1 нче урта гомумбелем мәктәбе укучысы (укытучысы – Князева Т.М.) - II урын,
Демьянова Елена, Кайбыч муниципаль районы Иске Тәберде гомумбелем мәктәбе укучысы (укытучысы – Федорова Н.В.) - III урын.
Җиңүчеләр һәм номинантлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.