Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011 ел, 22 нче сентябрь, 4567/11 номерлы “Чистай педагогия көллияте” дәүләт автономияле урта һөнәри белем учреждениесе базасында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем педагогик укыту йортлары укытучылары арасында “Педагог осталыгы: проблемалар, эзләнү, табышлар” төбәкара форумы турында” приказы нигезендә 2011 елның 7 нче декабрендә Чистай педагогия көллиятенең 95-еллыгына багышланган “Педагог осталыгы: проблемалар, эзләнү, табышлар” төбәкара форумы үтте.
Форум эшендә катнаштылар:
1. Лисенкова Л.А. - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек һәм контроль департаментының күзәтчелек һәм контроль идарәсе законнар үтәлүне күзәтү бүлеге башлыгы;
2. Әхмәтҗанов И.Т. - Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы администрациясе башлыгы;
3. Газизова Ф.С. - п.ф.к, Татарстан Республикасы Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты;
4. Нәбиуллин ГА. – Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы;
5. Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының 4 югары һәм 15 урта һөнәри белем учреждениесе, Чистай шәһәренең 12 гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, Мәгариф идарәсе җитәкчеләре һәм вәкилләре.
Форумның төп максаты – урта һөнәри белем педагогик укыту йортлары укытучылары җәмәгатьчелегенең һөнәри тәҗрибәсен йомгаклау һәм пропагандалау, иҗади потенциалын ачу, урта һөнәри белем учреждениеләрендә фәнни-методик дәрәҗә һәм укыту сыйфатын арттыруга булышу.
Форумда педагогик һөнәргә үз индивидуальлеге, иҗаты, креативын керткән новаторлар – югары класслы педагогик хезмәт остазлары катнашты. Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының 12 урта һөнәри белем учреждениесе укытучылары тәҗрибәсе мастер-класслар рәвешендә 4 секциядә тәкъдим ителде:
1. Психологик-педагогик юнәлеш - педагогика, психология, шәхси методикалар;
2. Гуманитар юнәлеш - татар, рус, инглиз телләре, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре;
3. Табигый-математик юнәлеш – математика, физика, биология, география, химия, экология;
4. Эстетик юнәлеш – сынлы сәнгать иҗаты, технология, музыка, дөнья сынлы сәнгать мәдәнияте.
Секцияләр эшендә 21 мастер-класс үткәрелде, форумда катнашкан укытучыларның югары һөнәри дәрәҗәсен исбатлаган 16 педагогик технология күрсәтелде. Түбәндәге форум катнашучылары “Мастер-классның югары сыйфаты өчен” дипломнар белән бүләкләнде: Ларионова Ирина Евгеньевна (Казан педагогия көллияте), Шестакова Татьяна Николаевна, Чебарева Ольга Валентиновна (Чистай педагогия көллияте), Гафурова Лидия Лиориевна (Бөгелмә педагогия көллияте), Солтанов Атлас Әбүзәр улы, Сагдетдинова Ләйлә Фидаил кызы (Арча педагогия көллияте), Шарипов Тимур Марат улы (Чистай педагогия көллияте), Сәхәбетдинова Гөлнара Наис кызы (Чистай политехник көллияте), Гафиятова Оксана Викторовна (Икътисад, идарә һәм хокук институтының Чистай филиалы).