Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко гомумбелем системасын түләүле нигезгә күчерү планнары турындагы мәгълүматны категорик формада яңадан инкарь итә.
“Бу мөмкин түгел, бу – куркыту чарасы, мин аны чиста провакациягә саныйм,” – дип хәбәр итте Фурсенко дүшәмбе көнне Мехико журналистларына. Министр сүзләре буенча, моны эшләргә тырышкан кеше үз сәяси карьерасын тәмамлар. “Сез түләүле белем бирүне кертүче бер генә булса да сәясәтчене күз алдына китерә аласызмы? Бу идеяне тормышка ашырырга теләгән кеше – беткән кеше,” – дип ассызыклады министр. Фурсенко әлеге гайбәтләрдә, тема игелекле булу сәбәпле, сәяси төзелмә өлеше барлыгын билгеләде.
“Без бөтен дәүләт белем бирү стандартын федераль бюджеттан тулы финанслауны гарантиялибез,” – дип әйтте министр. Шул ук вакытта яңа законда беренче мәртәбә уку-укыту шартлары билгеләнгән, бу гомумбелем системасына бюджет акчаларын кертү өчен законлы нигез булып тора, дип өстәде ул. Бу кешеләргә (бушлай белем бирүне бетерү турында сөйләүчеләргә) дәваланырга кирәк,” – дип нәтиҗә ясады Фурсенко.