I Республикакүләм мәктәп укучыларының “Аксаков укулары” фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләре бәйгесенә җибәрелгән эшләрне тикшерү төгәлләнде. Бәйгенең финал туры 2011 елның 16 нчы декабрьдә сәг. 12.00дә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Четаев ур., 1 нче йорт, 143 нче урта гомумбелем мәктәбе.
Катнашучыларны теркәү 2011 елның 16 нчы декабрьдә сәг. 11.00дән алып 12.00гә кадәр булачак. Әлеге турда катнашучылар үз эшләрен традицион яисә оригиналь формада якларга тиеш. Яклау өчен 7-10 минут вакыт бирелә.
Конкурсантларның яклау өчен материаллары үзләре белән булырга тиеш. “С.Т. Аксаков әсәрләренең яшь иллюстраторлары” секциясендә катнашучыларга иллюстрацияләр секция эше башланыр алдыннан биреләчәк.
I Республикакүләм мәктәп укучыларының “Аксаков укулары” фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләре бәйгесенең финал турында катнашучылар исемлеге