Россия Федерациясе чит ил дипломнарын тану процедурасын җиңеләйтү буенча эш алып бара

2011 елның 14 декабре, чәршәмбе

Россия чит ил дипломнарын тану процедурасын җиңеләйтү буенча эш алып бара башлады инде, дип хәбәр итте мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.

“Без тиешле килешүләр булган илләр белән дипломнарны тану системасын автомат рәвешенә китердек, бу гариза бирү тәртибендә булдырыла, андый илләр саны 30га якын,” – дип белдерде Фурсенко дүшәмбе көнне Мехико журналистларына. Шулай ук хөкүмәт диплом һәм гыйльми дәрәҗәләрне автомат рәвештә тану процедурасы таралаган дөньяның алдынгы университетлары исемлеген билгеләячәк. “Моннан тыш, без калганнар өчен дә процедураны җиңеләйттек, ләкин монда барыбер билгеле бер тырышлык сорала, шуңа күрә безнең белән эшләгән партнерлар, мәсәлән Мексика өчен процедура максималь җиңел булырга тиеш, әмма моның өчен килешү төзү таләп ителә,” – дип аңлатты министр.

Фән һәм мәгариф министры Мексика белән конкрет килешүләр төзү турында әйтергә кыенсынды. Шул ук вакытта министр урынбасары Сергей Иванец дипломнарны тану процедурасын җиңеләйтү, ахыр чиктә, Россиядә укучы чит ил студентлары саны үсүгә китерәчәк, чөнки яңа шартларда алар россия дипломы белән туган җирләрендә тизрәк һәм артык бюрократик процессларсыз эш таба алыр, дип билгеләп үтте. “Ә белем бирү хезмәтләрен экспортлау – бу барлык үсеш алган илләр булдырырга омтылган нәрсә,” – дип әйтте Иванец.

Россия чит илләр, шул исәптән Мексика профессорларын Россиядә укытырга җәлеп итәргә кызыксына, дип өстәде Фурсенко. “Монда Россиядә дә аларның дипломы һәм гыйльми дәрәҗәләренең бюрократик процедураларсыз, “автомат” рәвештә танылуы шулай ук мөһим, ” – дип әйтте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International