“Сочи укытучысы 2014” бөтенроссия бәйгесенең икенче туры тәмамланды, анда Россия Федерациясенең 78 регионыннан өч меңнән артык педагог катнашты. Катнашучылар Германиядән, Болгариядән, Украина һәм Канадан да бар иде. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Сочи 2014” оештыру комитеты һәм узган елның җиңүчеләре составында экспертлар комиссиясе 65 эшне яхшы дип билгеләп үтте, алар арасыннан 12 эш җиңүче дип, 53 эш Лауреат дип табылды.
Жюри лауреат дип тапкан эшләр арасында Татарстаннан да ике педагог эше бар иде. Бу эшләрнең авторлары – Актаныш 2 нче урта гомумбелем мәктәбе укытучысы Бакиров Рузил Флорит улы һәм Казан шәһәре Вахитов районы 13 нче рус-татар мәктәбе укытучысы Ингачева Елена Борисовна. Алар 22-25 нче декабрь көннәрендә Сочида үткәреләчәк “Олимпия туры 2011” чарасына чакырулы. Тур программасына Сочи шәһәрендә һәм регионнарда олимпия мәгарифен тормышка ашыру эшләре тәҗрибәсе белән танышу, Сочи Иҗтимагый Палатасының Олимипия мәгарифе буенча консультатив советының киңәйтелгән утырышында катнашу һәм олимпия объектлары белән танышу кертелгән.
Белешмә өчен: “Сочи укытучысы 2014” бөтенроссия бәйгесе – ул “Сочи 2014” инновацион олимпия мәгарифен үстерү буенча гомуммилләт проектына өлеш кертү мөмкинлеге. Бәйгенең предметы – олимпия һәм параолимпия тематикасына дәрес эшкәртмәләрен, программалар, семинарлар, сыйныфтан тыш чаралар сценарийлар, һәм уку модульләрен төзү.