2011 елның 20 нче декабрендә “Мин – бала! Мин – граждан!” Парламент дәресе – 2011 гомумреспублика проекты кысаларында халыкка юридик ярдәм күрсәтү буенча “кайнар линия” ачылды.
Консультацияләр кеше һәм бала хокукларын яклау, ана булу һәм балачак, гаилә, торак, хезмәт законнары мәсьәләләре буенча үткәреләчәк. Татарстан Республикасындагы Кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле һәм Балалар хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкилләре, Татарстан Республикасы Яшь юристлар берләшмәсе әгъзалары мәктәп укучыларына һәм аларның ата-аналарына тулырак мәгълүматны алырга, бәхәсле ситуацияләрне аңлатырга булышачак.
“Кайнар линия” телефоннары: 8 (843) 236-40-62, 8 (843) 236-40-17, 8 (843) 236-29-39.
Консультацияләр вакыты: 10:00-17:00.