Альберт Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, 2006 елда программаны 433 кеше тәмамлаган, быел бу программа буенча 227 кеше уку узган. Ул моны хәзер сан ягыннан яшьләр әзрәк булса да, аларны әзерләүнең сыйфат дәрәҗәсе үсүе белән аңлатты. “Без чыгарылыш белгечләре әзрәк булса-булыр, әмма алар алган белем югары сыйфатлы булсын иде дигән теләктә булдык һәм нәтиҗәлелек кискен артты”, - дип белдерде ул.
2006 нчы елдан бирле, программаны гамәлдә тоту өчен республика бюджетыннан 630 миллион сум акча бүленеп бирелгән, моннан тыш өстәмә бюджеттан тыш чыганаклардан 100 миллион сумга якын акча юнәлтелгән.
“Алгарыш”ның гамәлдә булу дәверендә республиканың 2 меңгә якын гражданины Россия, АКШ, Бөекбритания, Алмания һәм башка илләрнең әйдәп баручы университетларында уку һәм стажировка узган. Министр сүзләренә караганда, быел программа нигезендә грантка ия булучылар 15 илнең иң абруйлы мәгариф һәм фән учакларында гыйлем эстәгән. Аеруча популяр юлламалар Алманиягә карый. Министр аңлатканча, бу ил белән безнең махсус DAAD килешүе бар икән. Грант ияләре шулай ук Бөекбритания, АКШ университетларына да барып тәҗрибә туплаган. Альберт Гыйльметдинов ассызыклаганча, быел программа юнәлешләре буенча тенденцияне үзгәртү насыйп булган. Элек юридик, икътисад, социаль белгечлекләргә теләк белдерүчеләр бихисап булса, хәзер исә чит илләргә барып белем алучыларның яртысы төгәл фәннәр буенча әзерлек узучылар. “Бу программада дөрес баланс булырга тиеш”, - дип саный министр.
Билгеле һәр программаның казанышларыннан тыш, проблемалары да булмый калмый. Докладчы аларга тукталды. Иң беренче итеп, ул әзерлек юнәлешләренең Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторы ихтыяҗларына тулысынча җавап бирмәвен билгеләп узды. Грант алучыларны эш белән тәэминатта да авырлыклар очрый. Программаның чыгарылыш белгечләре тарафыннан программа таләпләре үтәлмәү проблемасы да бар, ягъни программа тәмамлангач, республика территориясендә 3 ел эшләү таләбенә буйсынмаучылар да бар икән.
Министр киләсе елга өстенлекле бурычларга да тукталды. Беренче чиратта республиканың педагогик элитасын формалаштыру зарур. Шулай ук спорт һәм туризм өлкәсендә кадрлар әзерләү, югары технологияләр өчен кадрлар әзерләү кебек бурычлар күзаллана. “Проектлы төркемнәр” юнәлеше ноу-хау булачак. Аның асылы формалаштыру стадиясендә булган югары технологияле төгәл инновацияле проектлар өчен кадрлар әзерләүдән гыйбарәт. Мисал өчен ул кремнийорганик мономерларны җитештерүне оештыру буенча КНИТУ ны (Казан дәүләт техник университеты) китерде. Проектка 2014 елда старт бирелергә тиеш. Аның бәясе 5 миллиард сумны тәшкил итәр дип фаразлана. “Бу проект өчен кадрлар әзерләүгә керешергә әзербез”, - дип белдерде ул.
Чыгышын тәмамлап, Альберт Гыйльметдинов Россиядә “Россиялеләр өчен глобаль белем бирү” программасы эшләнүен хәбәр итте. “2025 елга кадәр исәпләнгән бу проект 90 процентка Татарстанның “Алгарыш” программасын кабатлый. Ә без инде аның 5 еллык тарихы белән горурлана алабыз”, - дип белдерде министр.