Бәйсез экспертиза үткәрү өчен административ регламент проектлары урнаштырылды

2011 елның 20 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 ел, 2 ноябрь, 880 нче номерлы “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең административ регламентларын төзү һәм раслау тәртибе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер карарларына үзгәртүләр кертү турында” карары буенча “Балигъ булмаганнарның хокукын саклау” бүлегендә бәйсез экспертиза үткәрү өчен попечительлек өлкәсендә муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламент проектлары урнаштырылды.

Гражданнардан тәкъдимнәр кертү срогы: административ регламент проектларын бастырганнан соң 24 эш көне дәвамында. Тәкъдимнәрне җыю, гомумиләштерү, һәм хисабын алып бару өчен Педагогик ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Мөсабирова Зөлфия Вазыйх кызы җаваплы, тел./факс 292-49-04, эл. адрес: Zulfiya.Musabirova@tatar.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International