Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
2012 елда тарих буенча бердәм дәүләт имтиханында инша язарга тәкъдим итәчәкләр
2011 елның 21 декабре, чәршәмбе
2012 елда информатика һәм МКТ, тарих һәм рус әдәбияты фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарының контроль-үлчәү материаллары нык үзгәрәчәк. Мисал өчен, тарихтан укучыларга инша язарга, ә информатикадан – тавыш эшкәртергә тәкъдим ителәчәк, дип белдерде Педагогик үлчәүләр федераль институты (ПҮФИ) директоры Андрей Ершов “Новости” россия мәгълүмат агентлыгына.
"2012 елгы контроль-үлчәү материаллары барлык предметлар буенча да башка еллар белән чагыштырганда шактый камилләштерелде, аеруча информатика һәм МКТ, тарих һәм рус әдәбиятыннан ", - дип хәбәр итте Ершов. Аның сүзләренә караганда, тарих, җәмгыять белеме, химия һәм географиядән җавабы сайлап алына торган биремнәр саны киметелгән. Әмма математика, биология, информатика һәм МКТ фәннәреннән яңалары өстәлгән. "Шулай ук, физика, химия, тарих, җәмгыять белеме, географиядән осталыкларны тикшерү спектры киңәйтелде. Тарих, рус әдәбияты, җәмгыять белеме, физика, химия, рус теле һәм чит телләрдән җентекле җавап бирү кирәк булган җавапларны бәяләү критерийлары камилләштерелде", - диде ПҮФИ директоры, һәм, өстәп, барлык предметлардан да контроль-үлчәү материаллары биремнәренә таләпләр аныклануы турында әйтте.
"2012 елгы контроль-үлчәү материалларына уку программасы эчтәлегенең төп элементларын аңлау, алынган белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллана алу, мәгълүматны анализлау һәм гомумиләштерү дәрәҗәсен ачыклау биремнәре саны арту белән беррәттән репродуктив характердагы биремнәр кимү хас", - диде Ершов. Һәр предметтан да БДИ биремнәре ел саен камилләшә бара: биремнәрдәге төгәлсезлекләр бетерелә һәм имтихан материалларын сайлап алуга якын килүләр төгәлрәк була бара, аерым биремнәрне һәм имтихан эшен бәяләү системасы камилләшә, дип төшендерде ул. Рус теле, математика, биология, химия, физика, чит тел, җәмгыять белеме һәм географиядән принципиаль үзгәрешләр булмаячак. Ә менә тарихтан, рус әдәбиятыннан һәм информатикадан биремнәр шактый нык үзгәрәчәк. Мәсәлән, тарихтан контроль-үлчәү материалларында җавабы сайлап алына торган биремнәр 27 дән 21 гә кадәр, кыска җавап бирелә торганнары 15 тән 12 гә кадәр, җентекле җавап бирелә торганнары 7 дән 6 га кадәр кыскартылган. "Яңа бирем модельләре – тарихи инша язу өстәлде. Ул шәхес гамәлләрен анализлауны таләп итә, бу бирем альтернатив: чыгарылыш укучысына төрле чорларда яшәгән өч эшлекле арасыннан берәрсен сайлап алырга һәм аңа таныш булган әлеге тарихи материал буенча үз белемнәрен күрсәтергә кирәк булачак. С5 биременә таләпләргә дә төгәллек кертелде ", - дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәшчесе. Рус әдәбияты контроль-үлчәү материалларындагы нигез дәрәҗә катлаулыктагы блокка тәкъдим ителгән вариантлар арасыннан дөрес җавапны сайлап алу соралган яңа биремнәр өстәлгән, әмма биремнәр саны элеккегечә калган. "Җентекле җавап язып бирүне таләп иткән биремнәрне тикшерү һәм бәяләү системасы шактый камилләште. С1 һәм С3 биремнәрен бәяләгәндә фикер язылышы исәпкә алыначак, критерийлар исемнәрендәге төгәлсезлекләр бетерелде, С1-С5 биремнәре критерийларының бирелеше шактый яңартылды. С2 һәм С4 биремнәрен тикшерү һәм бәяләү критерийлары принципиаль яңартылды, хәзер бәяләүнең дүрт позициясе бар, элек алар өчәү иде ", - диде Ершов.
Аның сүзләренә караганда, үзгәртүләр нәтиҗәсендә эш өчен максималь балл 39 дан 42 гә кадәр күтәрелгән. Информатика һәм МКТ буенча контроль-үлчәү материалларында биремнәр саны үзгәргән. "Эшнең беренче һәм икенче өлешләре чагыштырмасы үзгәртелде, беренче өлешендәге биремнәр саны 18 дән 13 кадәр киметелде, икенче өлешендә - 10 нан 15 кә кадәр арттырылды", - дип билгеләп үтте ПҮФИ директоры. Шулай ук “Алгоритм теориясе элементлары” һәм “Модельләштерү һәм компьютер эксперименты” бүлекләрендә биремнәр саны арттырылган, ә “Санау системалары” һәм “Логика нигезләре” бүлекләрендә биремнәр саны киметелгән, график мәгълүматны эшкәртү биреме урынына тавышны эшкәртү биреме кертелгән.
"Российская газета" материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
20
апрель, 2026 ел
Казаннан Валерия Денежкина — әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе
13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Илсур Һадиуллин Татарстанның төбәкләргә 32 мең дәреслекне бушлай тапшыруы турында әйтте
Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Татарстанда 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз