Аның кысаларында гимназиядә 3D зал һәм электр тарихы музее эшли башлаячак. Гимназия директоры Любовь Кочнева сүзләренә караганда, гимназиянең эчке тәртибен бозмыйча гына башка мәктәп укучылары да керә алсын өчен, фән театрына керү махсус урам ягыннан булдырылган. Залның һәм экспозицияләрнең рәсми төстә ачылу тантанасы киләсе елның 10 нчы гыйнварына билгеләнгән. Әмма, Л.Кочневаның “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүе буенча, фән театры инде эшли башлаган. “Без “Акылдан яздырырлык фән” химик тамашасын чакырдык, ул бик кызыклы программа. Гимназиянең барлык башлангыч сыйныфлары да аны карады инде. Ә кышкы лагерь эшләү көннәрендә балаларга 3D фильмнар күрсәтеләчәк”, - дип сөйләде гимназия директоры. Башка мәктәпләрдән килгән укучылар өчен керү түләүле булу-булмавы әле ахыргача хәл ителмәгән. “Бу мәсьәлә буенча укытучылар методик берләшмәсе киңәшмәсендә фикер алышачакбыз. Нинди карар буласы алдан билгеле түгел”, - дип хәбәр итте Л.Кочнева.
Шунысын әйтергә кирәк, мондый залны булдыру идеясен гимназия директоры Финляндиядән “алып кайткан”. “Мондый залны мин Хельсинкида балалар иҗаты үзәгендә күрдем. Анда 600 аттракцион эшли, алар арасында фән театры да бар. Сингапурда исә 3D зал күрдем. Һәм әлеге ике идеяне берләштердем. Үз идеямне дә өстәдем – электр тарихы музеен булдырдык. Һәм менә шундый “бала” туды”, - дип төшендерде гимназия директоры. 3D залда фәнни фильмнардан кала популяр фильмнар да күрсәтеләчәген билгеләп үтәбез.