Югары уку йортларында профиль предметлар буенча БДИ өчен махсус коэффициент кертәчәкләр

2011 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт каршындагы Иҗтимагый совет 2011 елгы бердәм дәүләт имтиханнарына нәтиҗәләр ясады. Араларында мәктәп директорлары, галим-педагоглар, журналистлар һәм чиновниклар да булган совет әгъзалары гади балларны, БДИ бирүчеләр һәм бирмәүчеләр санын исәпләүдән әлеге мәгълүматны анализлауга күчәргә кирәген таныдылар. Моның белән Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәте актив шөгыльләнә башлаган инде. Советның кайбер әгъзалары фикеренчә шаккаттыргыч булган “БДИ нәтиҗәләре ни турында сөйләде” эзләнүен Мәскәү өзлексез математик белем бирү үзәге директоры Иван Ященко тәкъдим итте. БДИ – мәгариф системасының уңышлы массакүләм процедураларының берсе, - дип Иван Валерьевич дискуссиягә тон бирде. Төгәллек кертеп, ул әлеге процедураның төрле предметлардан белем бирү программалары эчтәлегенә карата бик деликат кертелүен белдерде. Ященко сүзләренә караганда, белем дәрәҗәсен тикшерүнең мондый системасы гамәлдә булган башка илләрдә артык нечкәлекләргә бирелмиләр, барлык предметлардан да стандарт схема кулланалар. Шуңа күрә дә, 70 балл белән юриспруденция һәм механика буенча укырга кергән балаларны чагыштырырга кирәкми, - диде эксперт. – Җәмгыять белеме буенча балларны санау физика яисә математикадан балларны санаудан нык аерыла.

Эзләнү мәгълүматларына караганда, БДИ буенча куркыныч янаган төркемдә якынча 10 процент мәктәп укучысы бар. Болар – уңай балл “бусага”сын атлап чыга алмаганнар. Гадиләштереп әйткәндә, ел саен БДИ тапшыручыларның уннан бер өлеше “икеле” билгесен ала. 2011 елда бу күрсәткеч уртачадан бераз югары иде: якынча 15 процент чыгарылыш укучысы 10-11 сыйныф программасын үзләштермәгән, - дип мәгълүматларны актуальләштерде Иван Ященко. – Шуңа күрә укытучыларга программаларны үзгәртергә һәм, көчлерәк укучыларны онытып торып, авыр укучылар белән күбрәк эшләргә туры килде. Шуңа күрә, өлкән мәктәпне ашыгыч рәвештә профильләргә бүлергә кирәк, дип саный Ященко. Бүген кайбер мәктәпләрдә гуманитар һәм техник профильләргә генә бүлгән кебек түгел, ә тагын да таррак профильләргә. Кайсы да булса этапта кем дә булса предметны үзләштерә алмый икән – бу катастрофа түгел. Иң мөһиме – аны өйрәнү теләге булырга тиеш.

Рус теленнән БДИ буенча балларда аерма зур булу сәбәпле, техник вузлардагы инженерлык белгечлекләренә еш кына тиешле укучылар килмәү үзенә күрә сенсация булды. Эш шунда ки, югары уку йортларына кергәндә баллар саны кушыла. Рус телленнән 80 балл һәм физикадан 50 балл алган укучы бала исемлектә физикадан 70 балл һәм рус теленнән 50 балл алган укучыдан өстәрәк торырга мөмкин. Һәм укырга керәчәк тә. Ә яшь техник укырга керә алмый кала. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәттә проблеманы ишеткәннәр һәм, мөгаен, бер елдан соң югары уку йортларына укырга керү кагыйдәләре үзгәртелер. – Без һәрбер юнәлештә дә югары уку йортларына кергәндә профиль предмет буенча балларның кыйммәте профиль булмаган предметлар белән чагыштырганда башкача үлчәнергә тиешлеге турында тәкъдим әзерләдек инде, - дип җавап бирде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәте башлыгы Любовь Глебова. – Бу үзенә күрә ниндидер коэффициент булырга мөмкин. Киләсе елга безнең норматив базаны үзгәртергә хакыбыз булачак, димәк 2012/2013 уку елына әлегә бар да элеккегечә калачак. Ә менә 2013/2014 уку елында инде үзгәрешләр кертеләчәк. Зур булмаган авыл мәктәпләрен тәмамлаган укучыларның табигый фәннәр буенча белгечлекләргә укырга кергәндә шәһәр укучыларыннан бер яктан да калышмаулары тагын бер яңалык булды. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәте каршындагы Совет адресына Южно-Сахалинск шәһәреннән хат килгән. Южно-Сахалинск шәһәре Пушкин исемендәге 1 нче гимназия директоры Елена Федорова, БДИ турында күп кенә мифларны тарата. Аның фикеренчә, берничә имтихан урынына бер БДИ имтиханын гына бирү укучыларга психологик басымны арттырмый, киресенчә киметә генә. Мәктәп директоры үз хатында 2011 елда Россиянең иң ерак районнарыннан берсе - Северо-Курильск мәктәбен тәмамлаган Татьяна Веровская исемле укучы тарихы турында язган. Бу кыз БДИдан югары баллар җыя алган: 94 - тарихтан, 95 – рус теленнән, 100 – җәмгыять белеменнән. Яхшы билгеләргә укыган бу кыз бер олимпиадада да катнаша алмаган – чөнки хәтта Южно-Сахалинск шәһәренә йомгаклау турына бару да зур кыенлык тудыра: аның өчен ике тәүлек вакыт, вертолет һәм паром кирәк. Ә БДИ нәтиҗәсендә Татьяна хәзер Орёл техника университеты студенты. - БДИ – уңайлы мәгариф системасы белән идарә итү һәм аның сыйфатын бәяләү коралы гына түгел, - дип билгеләп үтә “Эврика” Белем бирү сәясәте институты ректоры Александр Адамский. – Ул әле безнең балаларның социальләшүе дә. БДИ тапшырган укучыларның алга таба ничек укуларын гына түгел, аларның кайда һәм ничек эшләүләрен дә анализлый башларга кирәк. 2003 елларда беренче БДИ тапшырган укучылар инде, мөгаен, эшкә урнашып бетә алганнардыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International