«Язгы тамчы-2018» фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды

2018 елның 6 апреле, җомга

«УНИКС» концертлар залында Татарстанның урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында  үткәрелгән «Язгы тамчы-2018»  иҗади фестиваленең гала-концерты булып үтте. В.И. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты көллияте республика күләмендә үткәрелгән әлеге  конкурсның гран-при иясе булды.

Җиңүчеләрне  бүләкләү тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Рәфис Борһанов та катнашты.

Тантанада беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреатлар да аталды. Конкурсның гомуми нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән механика көллияте, Н.В. Лемаев исемендәге Түбән Кама нефтехимия һәм нефтьне эшкәртү көллияте, А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы өченче урынга лаек булды. Икече урынны Казан педагогика һәм Зәй политехника көллиятләре яулады. Беренче урынга Яр Чаллы педагогика көллияте лаек булды.

Быел  фестиваль дүрт юнәлеш буенча үткәрелде: «Музыка», «Бию», «Театр» һәм «Үзенчәлекле жанр». Бу юнәлешләр «Казанга рәхим итегез» яисә «Welcome to Kazan» дип аталган гомуми темага берләштерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International