Тарих
Тарихтан имтиханның С өлешендә укучыларга инша язарга тәкъдим ителәчәк. – Бездә абсолют яңа бирем – тарихи портрет барлыкка килде, - дип аңлата тарих буенча Контроль-үлчәү материалларын төзүчеләр федераль комиссиясе башлыгы, Кемерово дәүләт университетының Ватан тарихы кафедрасы доценты Алексей Адаменко. - Өч тарихи эшлекле бирелә, укучы алар арасыннан берсен сайлап ала һәм аны кыскача сурәтли. Аның яшәү елларын, ни белән танылганлыгын, эшчәнлегенең нәтиҗәләре нинди булуын күрсәтә. Үзенә күрә шундый инша килеп чыга. Моннан тыш, өч өлеш буенча да биремнәр саны кыскартылды: элек 49 иде, хәзер 39 калачак. В өлешендә яңа вариантлар өстәлде: элек имтихан тапшыручыга дата белән шәхесне генә тиңләштерәсе иде, хәзер без тарихи вакыйгаларны да өстәдек. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, биремнәр саны кимеде, ә имтихан дәвамлылыгы кыскартылмады. Димәк, җавап әзерләргә вакыт күбрәк булачак.
Математика
Математикадан яңа мисаллар өстәләчәк. – 2012 елда математикадан БДИга беренчесен “Ихтималлылык һәм статистика” бүлеге буенча мисаллар кертәбез, - дип сөйли математика буенча Контроль-үлчәү материалларын төзүчеләр федераль комиссиясе башлыгы, Мәскәү өзлексез математик белем бирү үзәге директоры Иван Ященко. – Иң гади мисалларны бирәбез. Газеталар укыганда да, теләсә кайсы башка төр мәгълүмат белән эшләгәндә дә безнең барыбызга да ихтималлылык һәм статистика белән очрашырга туры килә. Бу тема вузларга укырга керергә баручылар өчен генә түгел.
2012 елда математикадан БДИга геометрия курсы буенча да бер мәсьәлә өстәләчәк.
23 март көнне «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрында «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясаячаклар һәм Татарстан Республикасының 2026 елгы укытучысының исемен атаячаклар.