Бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында сугыш ветераннарын котладылар

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Ветераннарны Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов котлады. Ул ветераннарга тыныч күк, тазалык-саулык һәм озын гомер теләде, җиңүгә керткән көчләре өчен рәхмәт әйтте. Хөрмәт билгесе итеп, ветераннарга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.

Министрлыкның мөхтәрәм кунаклары:

Смирнов Владимир Васильевич. 1924 елның 14нче декабрендә туган. 1954 елны чит телләр хәрби институтын тәмамлаган. Фронтта 1944 елның маеннан 1945 елның май аена кадәр хезмәт күрсәткән. Ул өч хәрби орден белән бүләкләнгән: Ватан сугышының 2нче дәрәҗәдәге ике орден һәм Ватан сугышының 1нче дәрәҗәдәге бер орден. Моннан тыш, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Венаны алган өчен” хәрби медальләре белән дә бүләкләнгән.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе фәнни-методик үзәгендә методист булып эшләгән.

Потапов Анатолий Александрович. 1936 елның 17нче гыйнварында Югары Ослан районының Зөя авылында (хәзер Яшел Үзән районы) туган. Вьетнамда зенит-ракета гаскәрләрендә сугышкан. “Хәрби батырлык” ордены белән бүләкләнгән. Төркмәнстанда 16 ел хезмәт иткән.

1987-2005 елларда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының башлангыч һөнәри белем бирү буенча шәһәр учреждениеләре бүлегендә инспектор, белгеч булып эшләгән.

Җамалиев Ринат Камалович. 1942 елның 17нче июлендә Үзбәк ССРның Бохар өлкәсендәге Каракүл шәһәрендә туган. Төркестан, Идел буе, Мәскәү, Себер хәрби өлкәләрендә 31 ел армиядә хезмәт иткән. Хезмәтен Германиядә совет гаскәрләре төркемендә рядовой машина йөртүче булып башлаган. 1998 елдан 2011 елга кадәр министрлыкның технадзор бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып эшләгән.

Гафуров Таһир Гафурович 30.10.1947 елда Мамадышта туа. 1996 елдан 2012 елга  кадәр министрлыкта министр урынбасары, лицензияләү һәм аккредитацияләү бүлеге җитәкчесе булып эшләгән. «ТРның техник-һөнәри белем бирү отличнигы» дигән мактаулы исемгә лаек булган, «ТР мәгарифендәге казанышлар  өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Хәзерге вакытта ТР мәгариф ветераннарының төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе.

Кунаклар өчен махсус бәйрәм концерты, тәбрикләү сүзләре, бәйрәм өстәле әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International