Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонтның сыйфатын ата-аналар бәяли алачак

2012 елның 14 феврале, сишәмбе
Татарстан мәктәпләрендә өч елга исәпләнгән программа кысаларында үткәрелгән капиталь ремонтның сыйфатын ата-аналар бәяләячәк. Бу хакта «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат очрашуында РТ Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белдерде.
Быел, бу программа нигезендә, Татарстанда барлыгы 154 мәктәп ремонтлау планлаштырыла, аның өчен 1 млрд. 548,5 млн. сум акча каралган. Ремонтка, республика бюджетыннан тыш, муниципаль берәмлекләрнең күпме өлеш кертәсе әлегә билгеләнмәгән.Өч елга исәпләнгән программа 787 мәктәпне (барлыгы 1902) ремонтлауны үз эченә ала . Шулай ук, махсус (коррекцион) һәм мәктәп –интернатларны ремонтлау программасы да каралган. Бүгенге көндә эшләп килүче 54 шундый мәктәпнең 42 се (80%) 30 ел элек төзелгән биналарга урнашкан.
Шулай итеп, 2012 елда , коррекцион һәм интернат мәктәпләрне дә исәпкә алып, капиталь ремонт өчен 2 млрд. сум акча кирәк. « Мәктәпләрдә ремонт өчен ата-аналарда акча җыю катгый рәвештә тыела, Без моны булдырмау өчен барын да эшләячәкбез» - дип ассызыклады министр.
Өч еллык программа эчендә Казан (134), Чаллы(42), Мамадыш,(34), Түбән Кама(29), Бөгелмә(28)мәктәпләре күпчелекне тәшкил итә.Казанда быел һәм киләсе елда 44 әр, ә 2014 елда исә 45 мәктәп ремонтланачак. Мәктәпләрнең түбәсе, тәрәзә- ишекләре һәм эчке инженерлык коммуникацияләре алмаштырылачак. Һәр мәктәп өчен аерым смета билгеләнгән.
« Ремонт ясала торган мәктәпләрдә балаларның өзлексез укуын тәэмин итәргә. Һәр очрак аерым каралачак, чөнки154 мәктәп -154 аерым ситуация дигән сүз. Балалар белән күңелсез хәлләр килеп чыкмасын һәм уку процессына зыян китермәскә. Өч ай эчендә мәктәпләрнең күбесен ремонтлап бетерергә була, шулай да бераз уку елы өлешенә дә керергә туры килер.»-дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры. Язгы каникулларны күчерү-күчермәүне һәр мәктәп белән аерым хәл итәчәкбез. Кайбер эшләр майда ук башланачак, шуңа күрә укуны өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, дистанцион укыту мөмкинлекләре һәм мәктәпнең ремонт бармаган икенче өлешендә ике сменалы укытуны оештыру кебек вариантлар карала. « Һәр мәктәптә ата-аналар җыелышлар үткәреләчәк, нинди вариантны сайларга икәнен бергәләп хәл итәчәкбез.Төзүчеләрнең эшенә ата-аналарның бәя бирүен телибез,»- дип өстәде министр.
Капиталь ремонт үткәрелә торган мәктәпләрдә барлыгы 3 меңнән артык укучы БДИ-2012 бирергә тиеш. « Укучылар өчен бу болай да зур стресс санала. Аларга өстәмә проблемалар тудырмау өчен барын да эшләячәкбез. Тик ремонт ясамыйча булмый Бу бик әйбәт эш, чөнки балаларыбыз 11 ел буе биредә укыйлар. Президент программасы - мәктәпләрне матур, якты, җылы итү өчен зур мөмкинлек,»- диде ул.
«Күпчелек мәктәпләрдә ремонт 2012 елның 25 августына тәмамланыр дип ышанабыз. Безнең төп бурыч - эшне графикны күчермичә тәмамлауны оештыру. Мәктәпләрдә ремонтны сыйфатлы итеп ясау- бу Президент күрсәтмәсе »-дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International