Дәүләт Думасы шәхси мәктәп һәм балалар бакчаларына ярдәм итү турында закон кабул итте

2012 елның 27 феврале, дүшәмбе
Аның нигезендә РФ « Мәгариф турындагы » һәм «РФ субъектларында дәүләт хакимият нең закон чыгару һәм башкама органнарын оештырудагы гомуми принциплары турындагы »законның 263 маддәсенә үзгәрешләр кертеләчәк. Ярдәм төбәк һәм муниципаль бюджет исәбеннән , белем стандартлары һәм төп гомумбелем программасын тормышка ашыру өчен кирәкле күләмдә булыр дип фаразлана. Законда төп гомумбелем бирү программасын тормышка ашыру өчен чыгымнар төгәл билгеләнгән. Анда укытучыларның хезмәте өчен түләү һәм гомумбелем бирү программасын тормышка ашыруга бәйле чараларга тотылган чыгымнарны да кертергә кушылган.
Закон 2012 елның 1 июленнән үз көченә керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International