Кукмара районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең “Һәркем алырлык һәм сыйфатлы һөнәри белем – Татарстан Республикасы икътисадының конкурентлылыкка сәләтлелегенең нигезе” дип аталган секция утырышы булды.
Узган уку елы йомгаклары буенча төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министрының урынбасары Л. Сулима чыгыш ясады. Докладта республикадагы көллиятләр һәм техникумнар студентлары белән массакүләм үткәрелгән социаль мөһим чараларның йомгаклары билгеләп үтелде. Ел саен министерство республикадагы техникумнар һәм көллиятләрнең тәрбия эшен нәтиҗәле оештыруына мониторинг үткәрә.
Мониторинг нәтиҗәләре буенча, 2017/2018 уку елында тәрбия эшен иң яхшы оештырган 15 оешма билгеләнде.
Бу оешмаларның директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары автоматик рәвештә “Һөнәри белем бирү оешмасы директорының тәрбия эшләре буенча иң яхшы урынбасары” грантының җиңүчеләре була.
Грантның җиңүчеләре:
Рафаэль Ганиев, Әлмәт политехника техникумы;
Венера Таһирова, Казан педагогика көллияте;
Клара Хуҗиева, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте;
Гүзәлия Мәрдәнова, Мамадыш политехника көллияте;
Лилия Исмагилова, Лениногорск музыкаль-сәнгать педагогика көллияте ;
Светлана Орлова, А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы;
Наталья Милицина, Яшел Үзән механика көллияте;
Елена Горшенина, Зәй политехника көллияте;
Светлана Фугина, Казан энергетика көллияте;
Светлана Әгъләмҗанова, Халыкара хезмәт күрсәтү көллияте;
Ольга Веледенская, Казан технология һәм дизайн көллияте;
Оксана Самоварова, Яр Чаллы педагогика көллияте;
Всеволод Данилкин, Казан сәүдә-икътисад техникумы;
Ольга Иванова, Алабуга политехника көллияте.