Татарстан Юнармия активистлары Россиядә алдынгылар рәтендә

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

«Юнармия» Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлеге Россиядә иң яхшысы дип танылды. Бу хакта сүз «Юнармия» III бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте слетында барды.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулиманың юнармия хәрәкәтен үстерү буенча башкарма хакимият органнарының хезмәттәшлек моделе турында доклады төбәкләргә тиражлау өчен тәкъдим ителде.

Татарстанда юнармия хәрәкәтен булдыру һәм үстерүгә керткән өлеше өчен оборона министры Сергей Шойгу боерыгы нигезендә Лариса Сулима «Ватан Геройлары Истәлегенә» багышланган медаль белән бүләкләнде.

Бүләк белән Спас районы 1нче Болгар урта мәктәбе укучысы Ангелина Бедова билгеләнде. Аңа I дәрәҗәдәге «Юнармия батырлыклары» билгесен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International