2019 елга БДИ һәм ТДИның контроль үлчәү материаллары проектлары чыкты

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

11нче сыйныф укучылары тапшыра торган бердәм дәүләт имтиханы һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханының контроль үлчәү материаллары структурасын һәм эчтәлеген регламентлаучы проектлар документлары Педагогик үлчәүләр федераль институты сайтында басылып чыкты.

Әлеге документлар имтихан материалларын төзү өчен нигез булып тора һәм ел саен экспертларга фикер алышу өчен басыла. Алар шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларына яңа уку елында аларны нинди яңалыклар көтәчәген аңларга мөмкинлек бирә.

Документларның  проектлары 2019 елда математика, география, физика, химия һәм информатика буенча БДИның КҮМ структураларына һәм эчтәлегенә үзгәрешләр кертми.

Рус теленнән имтихан эше биремнәре элек 26 булса, хэзер  27 булачак. Бу текстның пунктуацион анализын үткәрә белүне тикшерүче яңа бирем (21) кертелү белән бәйле. 2, 9-12нче биремнәрнең форматы үзгәртелде. Орфография һәм пунктуацияне тикшерүче биремнәр диапазоны киңәйтелде, 27нче биремнең формулировкасы һәм бәяләү критерийлары үзгәртелде.

Биология буенча БДИда 2нче биремнең моделе үзгәртелде. Чит телләр буенча имтиханда 40нчы биремнең формулировкасы һәм бәяләү критерийлары төгәлләнде. әдәбият буенча тулы җавап таләп итүче биремнең бәяләү критерийлары төгәлләнде, җәмгыять белеме буенча да 25, 28, 29нчы биремнәрнең эчтәлеге һәм белемне бәяләү үзгәчәк. Тарих буенча 21нче бирем өстәләчәк.

2019 елда булачак ТДИның КҮМна үзгәрешләр кертелү каралмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International