Бүген Уральск шәһәренең Дуслык йортында Көнбатыш Казахстан өлкәсендә Татар мәгарифе көннәренең тантаналы ачылышы булды. Тәбрикләү сүзе белән өлкә җитәкчесе ярдәмчесе Г.А.Оспанкулов, Уральсктагы Россия Федерациясе Консулы А.К.Батманов, Иҗтимагый берләшмә рәисе Ф.И.Миликеева, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов чыгыш ясады.
Татарстан делегациясе мәгариф оешмаларында казах теле буенча дәресләрдә, шулай ук Габдулла Тукай музеенда булды. Татарстанның алдынгы укытучылары мастер-класслар үткәрделәр, мәдәниятләр диалогы һәм туган телне саклап калу буенча фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаштылар.
Моннан тыш, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән Ж. Досмухамедов исемендәге Көнбатыш Казахстан педагогика көллияте, шулай ук Казанның 2 нче лицей-интернаты белән Уральск шәһәрендә Назарбаевның Интеллектуаль физика-математика мәктәбе арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.
Казахстан укытучыларына күпьеллык хезмәтләре, яшьләргә белем бирү һәм татар халык традицияләре белән тәрбияләү өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләре тапшырылды.