2018 елның 11нче октябрендә рус әдәбиятыннан олимпиада биремендә төгәлсезлек җибәрү хакында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге хәбәр итә.
2018 елның 11нче октябрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 6нчы сентябрендәге “2018 – 2019нчы уку елында Татарстан Республикасында бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабын үткәрү турында”гы № под-1314/18 приказы нигезендә рус әдәбиятыннан олимпиаданың мәктәп этабы үткәрелде. Бу олимпиада Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында уздырылды.
Югарыда күрсәтелгән приказ нигезендә мәктәп һәм муниципаль этаплар өчен Республика олимпиада үзәге тарафыннан җибәрелгән биремнәр бары тик тәкъдим итү рәвешендә генә була, чөнки бу этапларны муниципаль мәгариф идарәләре (бүлекләре) оештыра.
Рус әдәбиятыннан бөтенроссия олимпиадасының мәктәп туры өчен үрнәк биремнәрне эксперт, педагогика фәннәре кандидаты, укучыларның рус әдәбиятыннан бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы жюри әгъзасы, бөтенроссия дәрәҗәсендәге бәйгеләр һәм грантларда җиңү яулаган, Россиядәге рус теле һәм әдәбияты укытучылары оешмасы әгъзасы әзерләде.
Эксперт тарафыннан сайланган А. Слаповскийның «Скрипка Страдивари» әсәреннән өзектә әдәпсез сүзләр кулланыла. Мондый сүзләр, әлбәттә, биремдә булырга тиеш түгел иде.
Олимпиаданың мәктәп этабы биремнәрен төзүдә һәм җибәрүдә барысы да сер булып калуы шарт, шуңа күрә биремнәр белән танышуга рөхсәт чикләнгән.
Олимпиада биремендә төгәлсезлек булу ачыклану белән, Республика олимпиада үзәге җитәкчелеге муниципаль районнарга 10нчы сыйныф өчен биремнең яңа вариантын (В. Высоцкий һәм Б. Ахмадуллина әсәрләреннән өзекләр) җибәрергә карар кылды. Бу биремнәр районнарга 2018 елның 11нче октябрендә сәг.10.00 гә олимпиада башлану вакытына барып җитте.