26 – 28нче октябрьдә Казанда якшәмбе мәктәпләренең һәм Татарстан Республикасы этномәдәни компонентлы белем бирү мәктәпләренең республика слёты узачак. Слетны ачу тантанасы 2018 елның 27нче октябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” дәүләт автоном оешмасының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында (Дәрвишләр бистәсе, Прибольничная ур., 15) узачак.
Слётның максаты – этномәдәни мәктәпләрнең алдынгы педагогик тәҗрибәсен өйрәнү, төрле милләт укучыларын мәдәниара бердәмлек идеясе тирәли берләштерү, этномәдәни белем бирү системасындагы проблемаларны хәл итү һәм этномәдәни белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү.