Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда IT-лицей-интернат ачылачак
2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
Быел августның 15ләрендә файдаланылышка тапшырылып, киләсе уку елыннан Татарстан башкаласы Казанда, ил күләмендә беренче булып, IT-лицей-интернат ачылачак.
Барлыгы 360 кына (һәр класста 12шәр) сәләтле баланы 11 нчене тәмамлаганчы укытырга алыначак IT-лицей-интернат аларны Казан (Идел буе) федераль университетына, РФның инженерлар әзерли торган югары уку йортларына кереп уңышлы укуга әзерлек мәйданчыгы булачак. Ләкин биредә IT өлкәсендә үсешнең стратегик юнәлешләре исәпкә алыначак.
Быел 6 нчы һәм 7 нче классларны тәмамлаячак шундый бәхетле 144 малай һәм кыз 7 нче һәм 8 нче классларга кабул ителәчәк. Бу мәсьәләдә узган шимбә көнне 7 муниципаль районда балалар белән белгечләр сөйләшүләр алып барган. Кабул итү системасы исә 3 баскычлы була:
читтән торып уздырыла торган тур: онлайн олимпиадалар һәм конкурслар;
күзгә-күз очрашып үткәрелә торганы: Россия регионнары буенча олимпиадалар һәм конкурслар;
җәйге мәктәп: 2/3 өлешен сайлап алуның соңгы этабы.
Бу яңа лицейда укучылар физика-математика, табигать фәннәре юнәлешләре буенча белем ягыннан өстенлекле булырга, шулай ук кимендә 2 чит ил (Гареб һәм Шәрык) теле белергә тиеш була, белем бирү исә КФУның профильле институтлары һәм факультетлары белән багланышта корыла, фәнни һәм гамәли проектлар эшләнә һәм уңышлыларын гамәлгә ашыру юллары карала. Укыту-тәрбия эшләренә исә белем бирүдә уңышларга ирешкән укытучылар, фән кандидатлары, аспирантлар, шулай ук югары уку йортларын бик уңышлы тәмамлаганнар кабул ителә. Хезмәттәшлеккә, шулай ук, IT-белгечләр алуда кызыксынганнарны, бизнес вәкилләрен җәлеп итү ниятләнә.
Алга таба КФУ базасында читтән торып физика-математика мәктәпләре оештырыла, лицей еракта урнашкан районнарда, район хакимиятләре ярдәме белән, өстәмә җәйге мәктәпләр булдыра.
Шул рәвешле, компьютер һәм аның технологияләрен бар нечкәлекләре белән белә һәм программалар төзи ала торган, Татарстанның IT өлкәсе үсеше юнәлешләренә туры килгән, шулай ук “Иннополис” өчен кадрлар әзерләүне, төбәктә IT-интеллектны концентрацияләүне максат иткән әлеге проект фәнне, сәнәгатьне, медицинаны, сәнгатьне, җәмгыять яшәешен тәэмин итәргә тиешле башка өлкәләрне югары интеллектуаль эшчәнлек, программалау, математик модельләштерү хисабына алга этәрергә сәләтле белгечләрне кайтаруны күздә тота.
Универсиада авылында хәзерге вакытта 3 катлы лицей бинасы төзелгән, өлешчә пыялалары куелган, эчке эшләр бара, коммуникацияләр монтажлана. Бина хәзерге вакытта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы балансында спорт мәктәп-интернаты сыйфатында булса, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов резолюциясе һәм “Универсиада мирасы” концепциясенә ярашлы рәвештә, төзелеп беткәч, Казан федераль университетына лицей комплексы итеп тапшырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Президенты исеменнән министр Андрей Фурсенкога РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының IT-лицей-интернатны гамәлгә куючы һәм алга таба агымдагы чыгымнарны финанслаучы сыйфатында раславын сорап хат проекты әзерләгән. Ул уңай хәл ителгән чакта, әлеге уку йортының атамасы “Казан (Идел буе) федераль университеты карамагындагы IT-лицей-интернат” федераль гомумбелем бирү бюджет учреждениесе дип аталачак. Шулай булгач, укыган өчен акча түлисе түгел. Ә укучылар көненә 4 тапкыр туклана, 180 урынга исәпләнгән ашханәдән тыш, шунда ук компьютер лабораториясе, лингафон класслар, китапханә, мәдәни-спорт комплексы була.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында яңа лицей-интернат төзелү уңаеннан уздырылган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Министрлар Кабинетының югары, урта һәм һөнәри белем бирү һәм фән бүлеге башлыгы Ренат Заманов, КФУ проректоры Рияз Минзарипов һ.б. рәсми затлар шул хакта белешмә бирде.
IT-лицей-интернат директоры – элек Казанның 19 нчы гимназиясендә башта укытучы, аннары директор урынбасары булып эшләгән 26 яшьлек Ирек Фәтхетдинов (фотосурәттә). Ачылачак лицей директоры сүзләренчә, лицей җитәкчелеге республиканың барлык төбәкләрендәге - шәһәр һәм авылларындагы балаларның укырга керү мөмкинлеге бер үк булсын дип тырышачак. Р.Минзарипов исә балаларга Россия Федерациясенең кимендә Идел буе төбәгеннән килеп уку мөмкинлеге булачагын әйтте.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз