Казанда “Яшүсмерләр сигезлеге” конкурсында катнашучылар Татарстанның теләсә кайсы югары уку йортына керү бәхетенә ирешәчәк

2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда старт алган “Яшүсмерләр сигезлеге” Бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашуда аларга Татарстанның теләсә кайсы югары уку йортына кергәндә ярдәм кулы сузарга вәгъдә итте.
Конкурста катнашучылар белән очрашуда шулай ук РФ Президенты ярдәмчесе, “Яшүсмерләр сигезлеге” конкурсы кураторы Аркадий Дворкович, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Казанга Россиянең 14 төбәгеннән өлкән сыйныф укучылары җыелды.
Аркадий Дворкович форумда катнашучыларны сәламләп, болай дип ассызыклады: “Яшүсмерләр сигезлеге”ндә катнашу – бөтен дөньяны борчыган проблемалар хакында фикер алышу һәм аларны хәл итүдә катнашу мөмкинлеге ул. Мондый конкурсларда катнашучыларның күбесе мәгариф, экология һәм башка өлкәләрдә изге эшләр белән дә шөгыльләнә”. РФ Президенты ярдәмчесе “Яшүсмерләр сигезлеге”ндә катнашучыларның кызыклы карарлар әзерләүдә ярдәм итүен дә искәртте. “Сез тормыш итү өчен кирәкле барлык күнекмәләрне дә алырсыз һәм күп нәрсәгә иршерсез дип өметләнәм, - диде Дворкович. – Конкурста бөтенесе дә түгел, әмма һәркем җиңеп чыга. Сезнең аралашу даирәгез югалмас һәм үз тормышыгызда күп кенә файдалы гамәлләр кылырсыз дип ышанам”.
Аркадий Дворкович шулай ук “Яшүсмерләр сигезлеге” конкурсында катнашучыларның күпчелеге Владивостоктагы АТЭС-2012 саммиты, 2013 елгы Казан Универсиадасы, 2014 елда Сочида узачак Олимпиаданың волонтерлары булачагына, шулай ук зур халыкара форумнарда катнашачагына ышаныч белдерде.
“Казанда шундый күренекле шәхесләрне кабул итүебезгә бик тә шатбыз, - дип ассызыклады, үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов. – Бары тик 8 кеше генә “Яшүсмерләр сигезлеге” конкурсының призеры булу бәхетенә ирешсә дә, мин сезгә Татарстанның теләсә кайсы югары уку йортына кергәндә ярдәм кулы сузарга һәм тулай торакта урын белән тәэмин итәргә әзер”.
Рәсми булмаган аралашу бер сәгатьтән артык дәвам итте. Баштарак “Яшүсмерләр сигезлеге”ндә катнашучылар биргән сорауларның күпчелеге әлеге конкурска бәйле булса да, соңыннан алар икътисадны диверсификацияләү, 2013 елда Казанда узачак Универсиада, югары үрләргә ирешкән сәясәтченең уңыш формуласы һәм башка глобаль мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга күчте.
“Без проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә булдык, чөнки бу күп кенә проблемаларны мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә сәләтле яшь кешеләр даирәсен булдыру мөмкинлеге. Бу һәрвакытта да яңа идеяләр, кызыклы максатлар. Безнең үзебезгә дә мөмкин кадәр киң аралашу даирәсе эзләргә кирәк, ул чагында барысы да тормышка ашачак. “Яшүсмерләр сигезлеге” – күп нәрсә эшләргә сәләтле һәм инде эшли торган зур “мафия” ул. Сезнең бу даирәгә кушылуыгыз хуплауга лаек”, - диде РФ Президенты ярдәмчесе.
Сәясәттәге әхлакый сыйфатларның роле хакындагы сорауга җавап биреп, Илсур Метшин яхшы белем алу, телләр белү белән бергә, намуслылык, үз сүзеңдә тора белүнең дә зур әһәмияткә ия икәнлеген ассызыклады.
Татарстан делегациясе Дворковичка милли бизәк төшерелгән чәйнек бүләк итте. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновка исә “Яшүсмерләр сигезлеге” конкурсында катнашучы комплектын һәм әфлисун төсендәге галстук тапшырдылар. “Мин үз сүзләремне ихлас күңелдән әйттем, шунлыктан яхшылап уйлагыз”, - диде Миңнеханов, очрашуны тәмамлап.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International