Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Дворкович Казанда икътисадны диверсификацияләү юнәлешләрен билгеләде
2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
Кичә РФ Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович Казанда “Яшүсмерләр сигезлеге” Бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашуда Россия икътисадын диверсификацияләүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
Очрашуда шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Россия икътисадының нәрсә хисабына нәтиҗәлелекне арттыра һәм чималга бәйлелекне киметә алуына бәйле сорауга җавап биреп, Аркадий Дворкович Россия икътисадын диверсификацияләүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. РФ Президенты ярдәмчесенең сүзләренә караганда, бу - IT-сектор, авыл хуҗалыгы, нефть эшкәртү, авиакосмик тармак, фармацевтика, туризм һәм башкалар. Дворкович фикеренчә, Россия авыл хуҗалыгы өлкәсендә дөньякүләм лидерга әверелә, нефть эшкәртү белән тагын да интенсиврак шөгыльләнә, авиакосмик тармак өчен инженерларның яңа буынын әзерли ала.
“Иң мөһиме – без куелган максаттан читкә тайпылмаска тиешбез. Һәр төбәккә глобаль лидерга әверелү ихтималы булган урыннарны табарга кирәк. Туризмны гына алыйк – мөмкинлекләр бөтен җирдә дә күп. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Карелия – бары тик кунакханәләр төзергә, аэропортларны яхшыртырга, яхшы туристик маршрутлар булдырырга гына кирәк. Бу очракта туризм чимал тармагы кебек үк әһәмиятле өлкәгә әверелергә мөмкин”, - дип белдерде Дворкович.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов нефтьне сату белән генә чикләнү дөрес булмавын билгеләп үтте. Шулай ук нефть продуктларын эшкәртү тармагын да үстерергә кирәк. ТР Президенты фикеренчә, Татарстанда җитештерелә торган полимерларның 30 проценты ТР предприятиеләрендә эшкәртелергә тиеш. “Бу гаять зур күләмдә өстәмә кыйммәт бирәчәк”, - дип ассызыклады ул.
ТР башлыгы күп кешене эш белән тәэмин итүче машина төзелеше, шулай ук авыл хуҗалыгының мөһим тармаклар рәтенә керүен билгеләп үтте. “Яшь белгечләр читкә китмәсен, бәлки үзләрен биредә тапсыннар өчен IT өлкәсендәге яңа юнәлешләрне үстрергә кирәк, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. - Әмма продукт көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Шулай булгач фәнгә җитди игътибар бирү зарур. Әгәр без барысын да Көнбатыштан сатып алсак, һәрвакытта да ярты адымга артта булачакбыз. Безнең планнарыбыз бар, без аларны бергәләп гамәлгә ашыра алабыз”.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Татарстан алдынгы инженерлык мәктәпләренә ярдәм итүгә 550 млн сум акча бирелә
Татарстанда «Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм» гранты расланды, аны финанслау күләме 550 миллион сум тәшкил итәчәк, бу ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы буенча.
Татарстанда 2026 елга М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә
Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен бирү конкурсында катнашу өчен кандидатларны сайлап алу процедурасы дәвам итүе турында хәбәр итә.
Илебездәге иң массакүләм ярыш – бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы камилләштерелә
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Россиядә олимпиада хәрәкәтен камилләштерү буенча ведомствоара эшче төркемнең (МРГ) икенче утырышын үткәрде.
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз