2018 елның 17нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «СВЕГА-Компьютер» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасарлары Илсур Һадиуллин һәм Андрей Поминов, «СВЕГА-Компьютер» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Блинов һәм «СВЕГА-Компьютер» ҖЧҖнең халыкара проектлар буенча директор урынбасары Борис Вайнберг катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 3D-стереочишелешләр һәм интерактив технологияләр куллануны да кертеп, инновацион технологияләрне апробацияләүгә юнәлдерелгән сынау проекты гамәлгә ашырылачак.