А.Гыйльметдинов: “Рус теленнән дә, татар теленнән дә сыйфатлы белем бирү кирәк”

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
21 апрельдә Казан беренче тапкыр “Тоталь диктант” бөтенроссия флешмобына кушылачак. Халыкның грамоталылыгын һәм рус телендә язу культурасын үстерү чарасы Казан илкүләм фәнни-тикшеренү техник университеты-КАИ, 75 нче гимназия базасында, Татар Дәүләт опера һәм балет академия театры янында - Пушкин һәйкәле янәшәсендәге мәйданда үткәреләчәк.
Диктант республика җәмәгатьчелеге арасында мәктәпләрдә рус һәм татар телләрен укытуның торышына бәйле кызу бәхәсләр дәвам иткән чорда уза. Билгеле булганча, бу уңайдан көчле дискуссияләр алып баручы җәмәгатьчелек вәкилләренең бер өлеше мәктәпләрдә рус теленә каралган сәгатьләрне арттырырга кирәк дип белдерә, икенчеләре, киресенчә, татар теле позициясен ныгытырга кирәк, ди. Бәхәсләр Дума һәм РФ Президенты сайлаулар алдыннан аеруча куерган иде. ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов моны аерым бер даирәнең сәяси максатларны күздә тотуы, шәхси амбицияләрен канәгатьләндерергә теләп, танылырга теләү омтылышы дип бәяли. Ул бу хактагы фикерләрен бүген “Татар –информ” мәгълүмат агентлыгы һәм “Беренче канал” журналистларына биргән интервьюсында да җиткерде.
Альберт Гыйльметдинов белдерүенчә, мәктәпләрдә дәүләт телләрен укытуның торышына кагылышлы дәгъвалар күбрәк мифларны хәтерләтә. Ул республика мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуга сәгатьләр күбрәк бүленә, моннан рус телен һәм әдәбиятын укыту зыян күрә дигән фикерләрнең нигезсез булуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, татар телендә әдәби уку дәресен балалар еш кына татар теле дәресе дип яза. Әти-әниләр бу сәгатьләрне бергә кушып, рус теле сәгатьләре белән чагыштыра, ә рус телендә әдәби уку сәгатьләрен исәпкә алмый. Министр сүзләренә караганда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре муниципалитетлардагы мәгариф идарәләре вәкилләре белән бергә республикадагы гомумбелем бирү учреждениеләренең расписаниеләрен өйрәнгән. Тикшерүләр дәгъвалар юллаган мәктәпләрдә дә алып барылган. “Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре рус теленә зыян китереп арттырылган дип күрсәтелгән һәр очрак тикшерелде. Бер генә фактның да дөреслеккә туры килүе расланмады. Барлык мәктәпләрдә рус теленә каралган сәгатьләр тулысы белән бирелә”, - ди мәгариф һәм фән министры.
Альберт Гыйльметдинов сүзләренә караганда, мәктәпләрдә дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре һәм федераль нигез уку планының структурасы бозыла дигән фикерләр дә уйдырма гына. Аның ассызыклавынча, хәзерге вакытта мәктәпләрдә белем бирү ике - иске һәм яңа федераль стандартлар нигезендә алып барыла. Бу уку елы башыннан илнең, шул исәптән Татарстанның, барлык беренче сыйныф укучылары яңа белем бирү стандартлары нигезедә укый башлады. 2-11 сыйныфларда әлегә иске стандартлар буенча белем бирү дәвам итә. Гамәлдәге стандартлар буенча, федераль компонентка гомуми норматив вакытның 75 проценты каралган. Ягъни аның кысаларында Россия территориясендә барлык предметлар уртак программа буенча укытыла. Шуның кысаларында мәктәпләрдә рус теле һәм әдәбиятына атнага 5 сәгать вакыт каралган. Норматив вакытның тагын 15 проценты – милли-төбәк компонентына бирелә, аны һәр субъект мөстәкыйль билгели. Ул ил төбәкләренең милли-төбәк үзенчәлеләрен күздә тотып махсус каралган. Альбет Гыйльметдинов искәртүенчә, республиканың барлык мәктәрләрендә татар теле дәресләре бары милли-төбәк компоненты сәгатьләре хисабына укытыла.
Норматив вакытның тагын 10 процентын белем бирү йортының үз компоненты тәшкил итә. “Әлеге 10 процентны мәктәп ата-аналар комитеты белән берлектә үзләре теләгән дәрескә бирә ала. Безнең анализ күрсәткәнчә, 75 процент очракта бу сәгатьләр рус телен өйрәнүгә бирелә”, - ди министр. “Шуңа күрә милли республикалар мәктәпләрендә рус теленә каралган сәгатьләр киметелә дигән фикер миф кына. Ярославль, Кострома, Тверь кебек күпчелеге руслар яшәгән төбәкләрдә милли-төбәк компоненты, билгеле, рус теле һәм әдәбиятын укытуга бирелә, бу аларның хокукы”, - ди ул.
Министр татар теле өйрәнелгәнгә, Татарстанда илнең күпчелек төбәкләренә караганда, бездә рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре начаррак дип расларга тырышучылар белән дә килешми. Соңгы 3 елда, киресенчә, республикада рус теле буенча БДИ нәтиҗәләренең уңай динамикасы шатландыра. Бер генә мисал: 2009 елда Татарстанда 20 укучы рус теле буенча БДИ дан 100 балл җыйса, 2010 елда аларның саны ике тапкырга арткан, ә узган ел 54 кә җиткән. Аларның күбесенең өстәмә рус теле дәресләре кертелмәгән милли, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәпләрендә укучылар булуын искәртте республиканың баш мөгаллиме.
Министр ассызыклаганча, бүгенге көндә телләрне өйрәнүнең хокукый нигезләре РФ һәм ТР законнары белән көйләнгән. РФ Конституциясендә республикаларның үз дәүләт телләрен билгеләү хокукы беркетелгән, Республика Конституциясе нигезендә, татар һәм рус телләре ТР дәүләт телләре дип санала. Мәктәпләрдә дәүләт һәм башка телләрне укыту федераль һәм республика кануннары белән көйләнә. “Мәгариф турында”гы республика кануны татар һәм рус телләренең гомумбелем бирү һәм башлангыч, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә тигез күләмдә укытылуын регламентлый. 2004 елда хәзерге кебек бу нормага каршы протест белдерү омтылышы булган иде. Ул чакта Россия Конституция суды протестның нигезсез булуын, бу нормаларның легитимлыгын раслады”, -дип искәртеп узды Альберт Гыйльметдинов. “Иң мөһиме: рус теле булсынмы, татар теле булсынмы, аннан яхшы, сыйфатлы белем бирү кирәк”, - ди ул.
Министр бүген балаларның татар телен тиешенчә үзләштермәүләрен гамәлдәге методиканың үзен акламавыннан күрә. Бигрәк тә кече яшьтәге балаларга татар телен филологик фән буларак өйрәтү зур хата, дип саный ул. Аның белдерүенчә, татар телен аралашу, коммуникация теле итеп өйрәтү зарур. Шуңа күрә хәзер балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәм башлангыч сыйныф балалары өчен укыту-методик комплексы үзгәртеп эшләнгән. Аның максаты мультимедияле эчтәлек белән баетып, методиканы үзләштерү өчен кызыклы итү. Бүген балалар аның буенча телне кызыксынып өйрәнә. Министр татар телле балаларга рус телен өйрәтү буенча да шуңа охшаш методика эшләнүен искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International