ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Арчада яңа балалар бакчасы ачты. 2 600 кв.метрдан артык мәйдандагы яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бер ел эчендә төзелгән һәм 140 урынга исәпләнгән. Объектны төзү 127 миллион сумга төшкән. Арча муниципаль районында барлыгы 54 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, шуларның 9ы – Арча шәһәрендә. Аларда 2 500гә якын бала тәрбияләнә. Балалар бакчаларында төркемнәр саны 100 урынга 113 бала тәшкил итә.