Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанга Россиянең иң шәп татар теле укытучылары һәм иң шәп милли тәрбия бирү осталары җыелды
2012 елның 25 апреле, чәршәмбе
24 апрель К.Тинчурин исемендәге театр бинасында иртәдән үк милли моңнар агылды, җыр-биюләр театр фойесында тынып тормады. Россия киңлекләрендә милли орлыклар чәчүче педагоглар Татарстандагы коллегалары белән очрашты, фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елына багышланган Бөтенроссия туган тел укытучылары форумын оештырды. Сәхнә түрендә ел дәвамында төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан һәм югары күрсәткечләргә ирешкән талантлы укытучыларны һәм укучыларны бүләкләү концерт номерлары белән үрелеп барды. Казанда өченче тапкыр уздырылучы форумга дәүләт җитәкчеләре, депутатлар да килгән иде. Татарстанның Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шулай ук җиңүчеләрне котлады. Зилә Вәлиева үз чыгышында ”Бүген чын бәйрәм көне. Чөнки апрель ае - Тукай көннәрендә укытучыларыбыз җыела. Татарстаннан гына түгел, Россиянең 14 төбәгеннән килгән вәкилләрне Татарстанда сәламли алуыбызга бик шатмын,” - диде. Ветеран укытучыларны тәбрикләп, Зилә ханым аларның авыр шартларда хезмәт куйганнарына басым ясады. Заманында татар теле укыту мөмкинчелекләренең чикле булуы да мөгалимнәрне куркыта алмавына соклану белдерде. Мәдәни, тарихи мирасыбызны саклауда аларның өлеше зур икәнлеген әйтеп узды. Татарда туган телгә багышланган бик күп гыйбарәтле сүзләр бар. Шуларның берничәсен депутат, халык шагыйре Разил Вәлиев та искәртеп үтте. “Чит телләрне белү байлык булса, үз телеңне белү – бәхет. Туган тел гасырлар буена ана теле булган. Ләкин ни кызганыч, бүгенге көндә барлык аналарыбыз да үз телләрен белми. Шуңадырмы соңгы вакытта ана теле дип түгел, туган телебез дия башладык. Гасырлар буе сакланган ана телебезне онытмасак иде”, - дигән теләген белдерде халык депутаты. Туган тел форумы барышында сәхнәгә дистәләрчә номинациядә җиңү яулаган укытучылар күтәрелде. Ә Россия буенча татар теле укытучыларының мастер-класс конкурсы җиңүчесе итеп Лаеш районы Имән Кискә урта мәктәбе укытучысы Алия Шәймөхәммәтова лаек дип табылды. Җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылды. Телебезне үстерүгә багышланган форумда республика күләмендә бара торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә актив катнашканнарны, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Татарстан - Яңа гасыр” каналында оештырылган “Тамчы шоу” программасында катнашкан укучылар да тәбрикләнде. “Мондый чара киләчәктә дә дәвамлы булачак. Чөнки тел мәсьәләсе һәм туган телне укыту актуаль темаларның берсе булып тора”, - ди Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча лидерларның берсе булды
Россия Мәгариф министрлыгы 2025/26 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында иң күп катнашучыларны җибәргән РФ субъектлары, шулай ук финалистлары югары нәтиҗәләр күрсәткән төбәкләр исемлеген төзеде.
Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында өстәл уеннары буенча чемпионат узды
Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта балалар өстәл уеннары буенча «Акыллы уеннар» өченче республика чемпионаты узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Россия Мәгариф министрлыгы имтиханнар чорында саклык чаралары турында кисәтә
Имтихан кампаниясе башланыр алдыннан Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын мошенникларның активлашуы турында кисәтә.
Казанда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының XIII республика фестиваленә йомгак ясаячаклар
20 майда Казанда Ленин исемендщге мәдәни-ял итү комплексында XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз