Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Винер Харисов тарафыннан алынган мәгълүмат буенча, 2018 елның 1нче декабрендә 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы математика дәресендә 7 нче сыйныф укучысын янына чакырган. Педагог сүзләренә караганда, мәсьәләне хәл итүдә кыенлык кичерү сәбәпле, ул аны иңбашыннан тотып алган һәм формула күрсәтү өчен тактаның икенче ягына алып барган.
Дәресләрдән соң кыз әнисе белән иңбашындагы авыртуга шикаять белән травмпунктка мөрәҗәгать иткән, анда балага «уң җилкәсенең йомшак тукымалары бәрелгән» дип диагноз куелган. Әлеге инцидент буенча мәктәптә тикшерү үткәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча укытучыга дисциплинар җәза бирелгән. Хәзерге вакытта укытучы эштән азат итү турында гариза биргән.