Владимир Путин чит илләр вузларында алган дипломнарны Россиядә кабат теркәтүгә кагылышлы карарга кул куйды. Хәзер дөньякүләм абруйлы 3 рейтингка кергән чит ил вузларын тәмамлаучыларга безнең илдә дипломнарын таныту белән шөгыльләнергә туры килмәячәк.
Әлеге документ дөнья университетлары академик рейтингының (Academic Ranking of World Universities), бөтендөнья университетлар рейтингының (QS World University Rankings), Times дөньясы университетлары рейтингының (The Times Higher Education World University Rankings) берьюлы беренче 300 позициясенә керүче вузлар дипломнары безнең илдә бернинди өстәмә процедураларсыз танылачак.
Элегрәк РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко мондый чараның Россиягә әзерлекле белгечләрне җәлеп итәргә мөмкинлек тудыруын билгеләп үткән иде.