Казанда мәктәп укучылары арасында көнчыгыш телләрен иң яхшы белүчеләрне сайлап алачаклар

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

2019 елның 10 – 12нче гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында көнчыгыш телләр – гарәп һәм төрек телләре буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелә.

Олимпиадада катнашу өчен Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының   9 – 11нче сыйныф укучылары – муниципаль этапларда җиңүче һәм призер булган 107 (гарәп теле буенча - 20, төрек теле буенча - 87) укучы чакырылган.

Программа буенча беренче көнне катнашучыларның килүе һәм теркәлү планлаштырылган, олимпиада үзе 11нче гыйнварда булачак, ә икенче көнне ябылу тантанасында олимпиадада җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International