Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Россия төбәкләрендә балаларны татар теленә өйрәтү мәсьәләләре буенча күп санлы тәкъдимнәр кертелде
2012 елның 14 мае, дүшәмбе
“Россия төбәкләрендә татар телен өйрәнү проблемалары һәм заманча алымнар” – Татар федераль милли-мәдәни мохтариятнең бүген “Казан” гранд-отелендагы “Габдулла Тукай” конференцияләр залында татар телендә барган VII конференциясендә шушы темага сөйләшү булды. Анда Россия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре, дәреслекләр табу, укытучы-белгечләр әзерләү һ.б. проблемалар күзгатылды, киңәш-табыш ителде.
Конференция эшен алып барган әлеге мохтарият рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, катнашырга теләк белдергән 56 делегат һәм 4 рәистәштән барлыгы 50 кеше килгән. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм аның беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТРның РФдәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров һ.б. катнашып чыгыш ясады, белгечләр һәм иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре тәҗрибә уртаклашты.
Чыгыш ясаучылардан министр А.Гыйльметдинов, соңгы елларны Татарстан Россия төбәкләренә 13 мең басма һәм 18 мең интерактив дәреслек җибәрде, http://belem.ru/ сайты аша дистанцион белем туплау мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, дәреслекләргә кытлык дигәннән, төбәкләрдәге министрлыкларга дәреслекләргә акча кирәклеген киртләп куярга киңәш итте. Республикада татар теле һәм әдәбияты буенча уздырыла торган олимпиадалар чыгымнарын Татарстан бюджеты капласа, балаларның олимпиадага килү-китү юл чыгымнары җибәрүче як өстендә, шул ук вакытта 1 төбәккә 5 кенә урын бирелә, диде. Министрлык белән Россиянең 66 төбәгеннән 28е һәм тагын 4 чит ил килешү нигезендә хезмәттәшлектә торуын искәртте.
Проблемаларга тукталып, министр Альберт Гыйльметдинов, Россия төбәкләрендәге югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты, татар телле башлангыч класс укытучысы белгечлекләре алырга, музыка укытучысы булырга теләүчеләр кискен кимүен басым ясап әйтте. Татар телендә белем бирә торган мәктәпләр кимегән (2007 елда 427 мәктәп булса, 2011 елда 294 калган), татар теле һәм әдәбияты укытыла торган мәктәпләрдә дә шундый хәл (2007 елда – 1433 мәктәп, 2011 елда – 1069), тагын федераль базис укыту планының дөрес сайланмавы сәбәпле, татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре кыскартылган: 3-4 сәгать урынына атнага 1-2 сәгать; федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килә торган укыту-методик комплектлары белән тәэмин ителми: финанс чыгымнар җитми, мисалга, 1 нче классларга 8 меңнән артык дәреслек кирәк һ.б. Министр, укыту планының II вариантын сайлау кулай, дәреслек булдыру мөмкинлеген киңрәк файдаланырга һәм моңа төбәкләрдәге бизнесменнарны да тартырга, яшьләрне татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алырга өндәргә, дип киңәш итте.
Конференция барышында былтыр Актанышта ачылган татар телле интернат-гимназиясенә 7 нче класстан башлап укучы балалар чакырыла (бүген анда 36 укучы исәпләнә), илебез төбәкләрендәге татар балаларын җибәрегез, татар мохитен саклап калган тыныч Актаныш җирлеге ана телен өйрәнү өчен бик уңышлы, милли кадрлар үстерүнең беренче адымы шул булыр, хәзергә татар телен белмәсәләр дә зыян түгел, бердәнбер таләп – сәләтле һәм зиһенле булсыннар. Шушы уку йорты презентацияләнгәч, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева белән БТК БК рәисе Ринат Закиров әнә шундый өндәмә белән сүз алды. Вице-премьер, шулай ук, Казанда Универсиада авылында яңа уку елыннан ачылачак IT интернат-гимназиянең бер өлеше Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән гуманитар юнәлешкә бирелә, димәк, бу мәсьәлә дә тиз арада хәл ителер, дип игълан итеп, укучылар Россия төбәкләреннән дә кабул ителәсенә ишарәләде.
Фикерләшеп, соңыннан делегатлар конференция проектын нигез итеп хуплап тавыш бирде. Аерым алганда, документта түбәндәгеләр турында әйтелә: ТРның даими һәм сәүдә-икътисад вәкиллекләре булган төбәкләрдә татар якшәмбе мәктәпләре челтәрләре булдыру турындагы тәкъдим белән Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать белән чыгарга, аларны формалаштыруда актив катнашырга; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының туган телләрне укыту юнәлешендәге федераль законнарны камилләштерү уңаеннан яңа Хөкүмәткә әзерләгән концепция белән мөрәҗәгатен хупларга; төбәк һәм җирле татар милли-мәдәни мохтариятләре арасында татар телен саклау һәм укыту өлкәсендәге проектларга грант конкурсы игълан итәргә, грант системасының төрле формалары ярдәмендә татар теленә кызыксындыруны арттырырга, мисалга, туган телне үстерүгә юнәлдерелгән олимпиада, викторина, конкурсларда җиңүчеләрне, төбәкләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларын кызыксындыру чаралары кулланырга. Бу мәсьәләдә З.Вәлиева, республика грантлары коммерциягә нигезләнми эшли торган иҗтимагый оешмаларга да бирелде, милли мохтариятләргә дә бирү мәсьәләсен карарбыз, шулай да, төбәкләрдәге грантларга уздырыла торган конкурсларда да катнашу хәерле булыр – барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга, дип өндәде.
Шулай ук IT-технология мөмкинлекләрен файдаланып, белем бирүнең дистанцион формаларын да кулланып, Россия төбәкләрендә татар телен укытуга ярдәм итәргә; җәйге чорда Россия төбәкләрендә татар балалары өчен тел өйрәтү программасына нигезләнгән сәламәтләндерү лагерьлары оештыручыларга методик материаллар һәм эшләнмәләр белән булышырга, ел әйләнәсе эшли торган милли-мәдәни юнәлешле балалар лагере булдыру фикерен күтәреп чыгарга, лагерьда педагог булып эшләр өчен Казан федераль университетының татар филологиясе бүлегендәге студентларны җәлеп итәргә, татар телле һәм мохитлы лагерьларны Казанда гына түгел, илебез төбәкләрендә дә ачарга - “Идел” яшьләр үзәге әйдаманнар әзерләү һәм методик ярдәмлекләр бирергә әзер.
Резолюциядә тагын Россия төбәкләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен эшләнгән “Татар теле – күңелем теле” дәреслеген камилләштереп, икенче тапкыр бастыру буенча эшчәнлекне һәм төбәк мохтариятләренә булшай тарату өчен шушындый башка методик әсбаплар әзерләү эшен дәвам иттерү, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча укырга теләүчеләр кимүне исәпкә алып, югары уку йортларындагы профильле белгечлекләргә максатчан рәвештә абитуриентлар җибәрү буенча Татарстан, Россия төбәкләре, Россия төбәгендәге абитуриент арасында өч яклы килешүләр әзерләргә һәм гамәлгә кертергә; Татарстан ярдәме белән ул студентларга хәтта матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булдырырга һәм укуын тәмамлагач, белгечне төбәктә беренче эш урыны белән тәэмин итәргә һ.б. турында да әйтелә.
“Татар-информ” МА алынды
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Илсур Һадиуллин: «Мәгариф системасында 2026 ел -Мирза Мәхмүтов елы»
Казанда «Республикада методик эшне үстерүдә алдынгы проектлар технологияләре» методистларының II республика форумы уза, ул өч елга бер мәртәбә уздырыла.
Татарстанда 1 апрельдән беренче сыйныфларга гаризалар кабул итү башлана
Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә старт ала.
1
апрель, 2026 ел
Ләйлә Фазлыева ТР Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе утырышын үткәрде
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе утырышы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз