Туган телен белмәгән укучы вузда укый алмый?

2012 елның 18 мае, җомга
Татар телен дәүләт җитәкчеләре ярдәм иткән очракта гына саклап калып, үстереп булачак, дип белдерде Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов. Бу фикерне ул «Татарстан республикасы милли мәгарифе үсешендә халыкара багланышлар» дигән фәнни-гамәли конференциядә әйтте. Чара Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернатында оештырылды. Анда республика галимнәре, фән эшлеклеләре, мәктәп директорлары, укытучылар катнашты. «Милли мәгариф өлкәсендәге халыкара багланышлар турында сөйләшү бер яктан кызыклы булса, икенче яктан артык катлаулы да. Әгәр дә без заманча укыту системасы булдырырга теләсәк, төрле тәҗрибәләр белән таныш булырга, мәгариф өлкәсендә алыш-биреш урнаштырырга тиеш. Ә иң әһәмиятлесе - уңышлы тәҗрибәләрне уку-укыту процессына кертеп җибәрү», дип сөйләде 2 нче лицей-интернат директоры Илдар Мөхәммәтов үзенең сәламләү чыгышында.
Туган телне белү-белмәү киләчәкне билгели
Аның сүзен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Профессиональ белем бирү идарәсе башлыгы Тимерхан Алишев та хуплады. «Милли мәгарифтә халыкара хезмәттәшлек билгеләмәсе, чыннан да, бик каршылыклы. Милли белем бирү башка халыклар белән хезмәттәшлекне күз уңында тотмый, ә, киресенчә, укучыларны ниндидер кысалар эчендә саклый. Элек-электән мәктәпләр милли үзаң, туган җиргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли, дип саналган. Тик хәзер башка тенденция күзәтелә. Илләр халыкара хезмәттәшлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлый башлады. Татарстан шундый республикаларның берсе», диде ул үзенең чыгышында. Мисал итеп, ул Сингапур иле белән берлектә эшләнгән проектны китерде. Узган елны Татарстанга Сингапурдан бер төркем укытучылар чакырылган. Алар республика мәктәпләре мөгаллимнәрен үз уку-укыту ысуллары, алымнары белән таныштырган. Әлеге илдә төп мәгариф теле буларак инглиз теле кулланыла икән. Тик анда укучылар үз ана телләрендә дә сөйләшә, аралаша белергә тиешләр. Әгәр дә туган телен белми икән, ул югары уку йортына укырга керә алмаячак. Димәк, аның киләчәген туган телне белү-белмәү билгели.
Татар теле белән бәйле мәсьәләләр хәл ителерме?
Бүгенге көндә төп мәсәләләрнең берсе - Татарстаннан читтә гомер итүче милләттәшләребезне татар теленә өйрәтү. Әлеге проблеманы хәл итү максатыннан, татар телен өйрәтү буенча «Тatartown» он-лайн платформа эшләнә башлаган. Әлеге проект ярдәмендә Җир шары буйлап таралып урнашкан милләттәшләребез үз туган телләрен интернет аша өйрәнә алачак. Икенче зур проблема - Россия төбәкләрендәге мәктәпләрдә татар теле дәресләре, татарча белем бирү учреждениеләре саны кими бару. Шулай ук, татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган уку йортларына да абитуриентлар җитми икән. «Әлеге проблемаларны чишү өчен төрле чаралар күрелә», дип ышандыра җитәкчеләр.
Тәҗрибә уртаклашып була, үрнәк алуы авыр
Конференциядә чыгыш ясаучыларның барысы да бер фикерне хуплады: милли мәгарифне үстерүдә халыкара багланышлар зур урын тота. Моны аңлау өчен тарихка күз салу да җитә. Борынгы заманнарда ук татар зыялылары белем өстәп кайту өчен төрле чит илләргә чыкканнар, анда күреп-белеп кайткан яңалыкларын татар көнкүрешенә кертеп җибәрергә тырышканнар. Менә монысы иң авыр процессларның берсе инде. «Бер-береңнең яхшы, уңышлы тәҗрибәсеннән файдалана башлау бик четрекле эш. Ике илнең үзенчәлекле якларын белеп эш итү, системаларны килештерү, уку планнарын, методик белешмәләрне яраклаштыру кирәк», дип аңлатты Илдар Мөхәммәтов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International