Укучы күңеленә Интернет Аша

2012 елның 18 мае, җомга
Укытучылар Интернет һәм компьютер программалары белән дус булган очракта, эшләре күпкә җиңеләя. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре кызыклы үтсен, парта артында утыру вакыт әрәм итүгә кайтып калмасын өчен, мөгаллимнәрнең заманча технологияләрдән хәбәрдар булуы шарт. Яңа технологияләрне шушы өлкәдә ничек куллану турында Арчаның 7нче номерлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, "Ел укытучысы – 2012" бәйгесендә катнашып, өченче урынны яулаган Алсу Фәйзуллина белән дә сөйләштек. – Алсу Мостафовна, татар теле укытучылары заманча технологияләрне кулланмый, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Сез моның белән килешәсезме? – Бер караганда, аны бездән дә күбрәк кулланучы кеше юктыр. Татар теленә карата кызыксыну уяту – безнең төп максат. Укучылар "без татар телен беләбез" дигән уйны күңелләренә салып куйганнар. Ләкин татар теле, эченәрәк кереп өйрәнсәң, рус теленнән дә катлаулырак. Шуңа күрә, укучыларны дәрескә тарту максатыннан, заманча технологияләрне бөтенебез дә кулланабыз дип саныйм. Аннары мәктәпләрдә мөмкинлекләр булу да бик мөһим. Хәзер безнең мәктәптә дә ике интерактив такта, ике проектор бар. Бу җиһазлар барлык сыйныфларда да булса, аны һәр укытучы дәрес саен кулланыр иде. – Ә үзегез аны ни дәрәҗәдә кулланасыз? – Балаларга кызыклы материал бирү, аларны дәрескә тарту бик авыр. Хәзер мәктәпләрдә дәресләр кимү сәбәпле, безнең дәресләр дә азайды. Укучыларның татар телен бик өйрәнәселәре килми. Имтихан бирү өчен кирәк, дип рус һәм инглиз телен өйрәнүгә өстенлек бирәләр. Татар теле исә читтә кала бирә. Шуңа күрә балаларның күңеленә аз булса да якын килү өчен шушы технологияләрне кулланырга уйладым. Әдәбият дәресләрен укытканда, язучылар турында Point программасы ярдәмендә презентацияләр ясыйм. Язучының үзен, аның якыннарын, укыган урыннарын, эшләгән эшләре турында мәгълүматны үз күзләре белән күрү укучыга материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Татар теле дәресләрендә исә белемнәрне ныгытканда, кабатлаганда үзем төзегән онлайн- тестларны эшлибез. Тест ахырында аларга билгеләр дә куела. Шул рәвешле укучы үзенең белем дәрәҗәсен тикшереп карый ала. Эзләнү эшләре алып барганда да компьютер бик зур файда китерә. Тактага акбур белән язып аңлатуга караганда хәзер заманча яңа технологияләрне куллану күпкә отышлырак. – Татар теле белән кызыксындыру кыен, димәк? – Кыен, әлбәттә. Өстәвенә хәзер безнең татар мәктәпләре бетте. Арча шәһәрендә дә татар мәктәбе юк. Мин укыткан Арчаның 7нче номерлы мәктәбе дә рус мәктәбе булып санала. Рус мәктәбе булгач, без рус баласына да, татар баласына да ике төрле программа буенча татар телен укытабыз. Балалар аз булу сәбәпле, алар бер үк класста уты¬ралар. Шуңа күрә бер төр¬кем бирем эшләгәндә, икенчесе тик утырмасын өчен шушы технологияләрне кулланабыз.
– Ничек уйлыйсыз, туган телне өйрәнгәндә заманча технологияләр күбрәк кулланылса, татар теленең дәрәҗә¬се күтәрелмәсме икән? – Элегрәк татар теле буенча кассеталар да, дисклар да юк иде. Хәзер дәүләт бу юнәлештә бик күп эшли. Татар теле дәресләренә кагылышлы аудио, видеоязмалар да бик күп чыгып килә. Алар булганда, татар теле белән кызыксыну артыр дигән өмет бар әле. Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Яруллин кебек күренекле язучылар иҗатына кагылышлы компьютер ярдәм-лекләр күпләп дөнья күрде. Мондый кулланмалар күбрәк булса укытучыларга да уңайлырак. Кызганыч, безнең татар теле буенча бүгенге көндә методик ярдәмлекләр дә юк. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләре эзләнә, үзләре эшли... – Быел укучыларыгыз арасында татар теленнән Бер¬дәм республика имтиханын сайлаучылар бармы? – Быел тугызынчы сыйныф укучылары бу имтиханны мәҗбүри бирәләр. 11нче сыйныфта исә традицион имтихан. Кызганыч, укучыларым арасында татар теленнән БРИны биреп караучылар юк. Рус мәктәбе булу да моңа йогынты ясыйдыр. Элегрәк авыл мәктәбендә укытканда, бу төр имтиханны биреп караган укучыларым булды. Мәктәпне 2000 елда тәмамлаучы укучыларым татар теле буенча зур үсешкә ирештеләр. Хәзер алар зур урыннарда эшлиләр. – Үзегезнең авторлык язмаларыгыз, методик кулланмаларыгыз бармы? – Габдулла Тукайның тууына 120 ел уңаеннан башлангыч сыйныф укытучыларына "Габдулла Тукай – балалар әдибе" дигән интерактив ярдәмлек эшләдем. Монда Г.Тукайның әсәр¬ләрен, аларга караган рәсемнәр, тестларны керттем. Шулай ук биредә аудио, видеоматериаллар да урын алды. Моннан тыш "Татар халык иҗаты", "Татар телендә анализлар" дигән интерактив ярдәмлекләрем дә бар. Авторлык эшләренә килгәндә, "Татар телендә анализлар", "10нчы сыйныфта Г.Тукай дәресләре" кебек методик ярдәмлекләр, "Сөйләм культурасы" дигән электив курс һәм "Тәрбиядә халыкчанлык һәм гуманлылык" тәрбия эше программаларым бар. Бүген "Халкыбызның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү аша укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә инновацион технологияләр куллану" дигән тема өстендә эшлим.
– Интернетта шәхси сайтыгыз да бар икән. Аның файдасын күрәсезме? Аннан файдаланучылар күпме? – Ул сайт әле яңа гына барлыкка килде. Биредә укыту һәм укучыларны тәрбияләү буенча материаллар урнашкан (nsportal.ru/faizullina-alsu-mustafov¬na). Сайтта башкарасы эшләр күп әле. Бүген аннан кулланучылар шактый. Аннары без хәзер www.edu tatar.ru сайтында электрон журнал белән эшлибез. Биредә укучылар өчен "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тестлар" исемле электрон факультатив ачтым. Бу факультатив аша укучылар белән дәрестән тыш та эшлибез. Факультативны үзебезнең мәк¬тәп балалары гына түгел, район, республика укучылары да куллана. Аның файдасын күрәм. Шушы ук сайтта "Иң татлы тел – туган тел" дигән оешма оештырдым. Биредә без инде укытучылар белән аралашабыз. Сайтка караганда шушы оешмалар белән эшләү әлегә уңышлырак бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International