Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Шәле авылына урнашкан чегән гаиләсе балаларын татарча укытырга карар кылган
2012 елның 18 мае, җомга
Питрәч районының Шәле авылында төпләнгән чегән Николай Болтушов гаиләсе, татар телен өйрәнсеннәр дип, балаларының мәктәп программасын яңабаштан үзләштерүләрен тели. Шу¬ның өчен беренче һәм икенче сыйныфны тәмамлаучы улы Давид белән кы¬зы Джульетта һәм 7 яше тулган Фәрит (өченче баласына татар исеме кушылган) өчәү¬ләшеп беренче сыйныфка барачаклар.
Яңа уку елы башлангач кына Шәле авылына урнашкан Болтушовлар гаиләсе биредәге мәктәптә русча белем бирәләр дип уйлаган. Татар телен аңламагач, алар өчен әлеге уку елы нәти-җәсез үткән. "Мин бернәрсә дә аңламыйм. Казанда рәхәт иде. Монда бары рус телен генә яратып укыйм", – ди 8 яшьлек Давид. Джульетта белән дә шундый ук хәл. Әмма ул сәламләү ише кайбер сүзләрне белә инде. Мәктәптә алар "телсез" утыралар да, өйләренә кайткач, Николайның абыйсы балалары белән аралашалар. Ата кеше аларны җәен мәктәп яны лагерена да бирмәкче була. Бәлкем, аз-маз булса да, татарча сукалый башларлар. "Татарстанда яшәгәч, алар татар телен белергә тиеш", – ди Николай. Балалар, чыннан да, татар телен өйрәнергә тели. Сыйныфташлары белән дә уртак телдә сөйләшәселәре килә. Тик әлегә тел мәсьәләсе генә комачаулый. Гаилә башлыклары Шәледә йорт җиткезгән, үзләре Казанга барып эшли. Авыл халкы аларны бик җылы кабул иткән. Болтушовларның балаларын шушы мәктәптә укытасы килә. Аларга исә 7 чакрым ераклыктагы рус телендә белем бирә торган Колай мәктәбенә барырга тәкъдим итәләр. "Анда барасы килми. Монда күңел тынычрак. Автобус һәрвакытта да йөрмәскә мөмкин бит", – ди чегән ата. Шәле мәктәбендә калсалар, телгә өйрәнә алырлармы соң? Бүген анда 10 га якын төрле милләт баласы белем ала. Үзбәк малае Җәмшит тә, апасы Роза да авылга кайтканчы татарча бер авыз сүз дә белмәгән икән. "Татар теле миңа бик ошый. Тырышсаң, өйрәнергә була", – ди өченче сыйныф укучысы Җәмшит Атахунов. Апасы Роза бүген инде матур итеп татарча сөйләшә. "Бик хаталы яза иде, ничек кенә өйрәтермен, дип борчылган идем. Чөнки үзбәкләр "о" хәрефен бик күп куллана. Бүген инде Роза күп нәрсәгә төшенде", – ди татар теле һәм әдәбиятын укыткан директор Минзифа Хәсәнова. Чит милләт балаларында татар теленә ничек итеп кызыксыну уятырга мөмкин? "Сөйлә¬шергә өйрәтмичә, кагыйдә ятлату – зур хата ул. Мин укучыларыма күргән-белгәннәрен сөй¬ләргә, матурлыкны күрергә өйрәтәм. Төрле ел фасыллары турында инша язганда, кабатлаулардан качарга кушам. Әйтик, яз турында сөйләшкәндә, син язны кайдан күрдең, дип сорау бирәм. Ул гади итеп, үз белгәннәрен җиткерергә тиеш. Башта уйларга, аннан үз фикерен әйттерергә тырышам",– ди Минзифа Гыйльми кызы. Чегән ата балаларын Шәле¬дә укытса-укытмаса да, аның балаларында татар теленә карата хөрмәт уятырга тырышуы зур әһәмияткә ия. Ә татарча бел¬мәгән татар мондый адымга барырга риза булыр идеме икән?
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Казанда радиоэлектрон аппаратура монтажлаучылар өчен «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсының төбәк этабы узачак
27-28 апрель көннәрендә Казан радиомеханика көллиятендә «Радиоэлектрон аппаратура монтажлаучы» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы була.
23
апрель, 2026 ел
Казан тимер юл вокзалында химия буенча Менделеев олимпиадасының көмеш призерларын каршы алдылар
Бүген иртән Казан тимер юл вокзалы перронында Мәгариф министрлыгы, җәмәгать оешмалары вәкилләре, укытучылар һәм ата-аналар Мәскәүдән 60-нчы Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль ияләре булган ике укучыны каршы алды.
Тукайның лаеклы дәвамчылары: КФУда «Илһам» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара багланышлар институтында «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы парламент дәресләре проектының уникальлегенә игътибар итте
Татарстанда уздырыла торган парламент дәресләре — традицияләр һәм классик педагогиканы, инновацион технологияләрне һәм тәрбия юнәлешләрен берләштергән уникаль проект.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз