Тавышыбызны Эльвира Зариповага бирик!

2012 елның 22 мае, сишәмбе
Һәрбер тавыш кадерле! Татар -- алга! Хөрмәтле дуслар! Бердәмлегебез нәҗитәсендә, “Тавыш биреп татар кешесенә ярдәм итик!” акциясе ярты мең тирәсе тавыш җыеп, үз кешебез -- татарыбыз алда бара!! Татарны барыбер җиңеп булмас дип, конкурсантларның күпчелеге көрәштән төшеп калды шикелле. Ә берничәсе, өметләрен җуймыйча, табанга басып килә! Нәтиҗә 31 майда ясалачак -- алдынгылыкны югалтырга ярамый! Бердәм булыйк -- көчле булыйк!
Исегезгә төшерәбез, Зарипова Эльвира Мансуровна -- Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында яши, мәктәптә эшли торган гап-гади укытучы. Ул инглиз теле укытучылары арасында уздыра торган Teach Global Think Local бөтенрусия бәйгесендә берничә ай дәвамында бик авыр сынаулар аша үтеп, финалга чыгуга иреште! Бәйгененең оештыручысы -- Бөекбританиянең Россиядәге “Macmillan -Russia” нәшрияты.
Игътибар -- финалга үтүчеләр арасында Татарстаннан бүтән бер кеше дә юк һәм анысы да милләттәшебез -- үз татарыбыз! Төп җиңүчене facebook челтәрендә тавыш бирүчеләр саны буенча билгеличәкләр. Финалдагы нибарысы 7 кеше арасында Эльвира Зарипова иң күп тавышны җыя алса, төп бүләккә ия булачак-- Ирландиягә белемен арттырырга сәяхәт кылу!! Дуслар, һич арттырып әйтү түгел -- һәрбер тавышыгыз кадерле, Эльвира Зариповага үз тавышыбызны биреп ярдәм итик!! Барыгызга да зур рәхмәтләр!!
Тавышны шушы ссылка буенча кереп, Эльвира Зарипованың видеосы астында МНЕ НРАВИТСЯ га басып бирергә кирәк -- http://www.facebook.com/events/217345191714897/permalink/217390211710395/?comment_id=219583534824396¬if_t=like
* * *
Сәләм, дуслар! Мин Элвира Зарипова. Мөслим авылында яшим, мәктәптә инглиз телен укытам. Буш вакытларымда биергә, музыка тыңларга һәм спорт белән шөгылләнергә яратам. Тормышымда илһамны тирә-юннең матурлыгыннан, якын кешеләремнән, яраткан укучыларымнан алам. Алар белән бергә яшим, янам, көям, алга таба атларга көч һәм энергия туплыйм.
Ничек кенә булмасын, кеше камиллеккә, матурлыкка, югары үрләргә омтылырга тиеш. Шул очракта гына “дөнья матур, дөнья киң.
Дөньяның киңлеген без, инглиз теле укытучылыры яхшы аңлыйбыз. Һәм үзебезнең яңа идеяларабызның кулланышын, аларның чагылышын без “Макмиллан” (Оксфорд) нәшриятенең Россиядәге рәсми сайтында практикага кертәбез.
Мин быелгы уку елында Макмиллан” (Оксфорд) нәшрияте тарафыннан үткәрелгән Teach Global Think Local исеме астында үткәрелгән инглиз теле укытучыларының иҗади эшләр конкурсында катнаштым. Шушы конкурсның беренче этабында без телләр үзләштерү программалары белән таныштык, Бөекбританиянең укыту системасы, инглиз мәктәпләренең үзенчәлекләре буенча сорауларга җавап бирдек. Икенче турда без Global укыту комплектлары белән якыннан танышып, күңелеңә ошаган бер теманы сайлап, үзеңне, үзеңнең хоббиларыңны чагылдырып иҗади эшләр үрнәге тәкъдим иттек. Мин “сөй халыкны, сөй дөньяны, сөй халыкның дөньясын» принцибыннан ерак китмичә, үзебезнең татар милләте турында, татар халкының милли ризыклары белән бәйләп инглиз теле дәресләрендә куллану өчен “Breakfast, Elementary” темасына эш үрнәкләре тәкъдим иттем. Һәм укучыларым белән шушы дәресне үткәреп, комиссия членнарына видеоязма формасында тәкъдим иттек.
Хәзер инде, хөрмәтле дусларым, коллегаларым, ватандашларым, сезгә мөрәҗәгать итәм. Минем сихри Ирландия иле белән якыннан танышу, яисә, танышмау бары тик сездән генә тора. Facebook челтәренә кереп, безнең видеороликка тавыш бирүегезне сорыйм. Чөнки финалның җиңүчесен Ирландиягә юллама көтә.
- Ни өчен Сез минем өчен тавыш бирергә тиеш соң?
- Беренчедән, ун финалист арасыннан мин бердән-бер Татарстан вәкиле;
- Икенчедән, мин үземне татар милләтенең миллитпәрвәре дип саныйм, чит илләргә тагын бер кат чыгып, үзебезнең туган ягыбызның матурлыгы, аның хуш исле болыннары, җиләкле урманнары, тырыш һәм эш сөючән халкы турында рәхәтләнеп бөтен дөнья халкына горурланып сөйлисем килә;
- Өченчедән, инглиз теле укытучысы буларак, мин үз белемнәремне камилләштерәсе, профессиональ яктан үсәсе, инглиз халкының традицияләре, үзенчәлекләре белән якыннан бик танышасым килә;
- Дүртенчедән, Аллаһның һәм Сезнең ярдәмегез белән миңа бәхет елмаеп, Ирланиягә барып кайтырга насыйп булса, мин, һичшиксез, үземнең дөнья гизеп кайткан уй-кичерешләрем, истәлекле фотосүрәтләр белән сезнең белән уртаклашырга сүз бирәм.
Минем хезмәтемне бәяләп, безнең видеороликка тавыш биргән барлык кешеләргә алдан зур рәхмәтемне җиткереп, сезгә исәнлек-саулык теләп калам.
Хөрмәт белән, Элвира
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International