Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бүген Казан яшьләренең 2 меңнән артыгы – имтиханда
2012 елның 28 мае, дүшәмбе
Казан мәктәпләренең XI классын тәмамлаучы 6056 укучы өчен бүгеннән бердәм дәүләт имтиханы башлана һәм сынауларның төп “дулкыны” 21 июньгә кадәр дәвам иттерелә.
Аерым алганда, имтихан уздыру графигы түбәндәгечә: 28 майда чыгарылыш класслар информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология, тарихтан белемнәрен күрсәтә (бүген 2 меңнән артык егет һәм кыз - сынауда); 31 майда – рус теленнән; 4 июньдә – чит телләр, химиядән; 7 июньдә – математикадан; 13 июньдә – җәмгыять белеме, физикадан; 16 июньдә – география, рус әдәбиятынан. 18-21 июнь исә резерв көннәр санала. Казанда имтиханнар 32 урында кабул ителә.
Шул рәвешле, тапшыруы мәҗбүри булган имтиханнар рус теленнән 31 майга һәм математикадан 7 июньгә билгеләнгән, аларны уңышлы уза алмаганнарга тулы урта белем алуы турындагы аттестат урынына укуы турында белешмә генә тапшырыла, яңадан БДИ тапшыру хокукы киләсе елга гына бирелә. Казан яшьләренең күпчелеге, 3273е, имтиханнардан җәмгыять белемен сайлаган, физиканы – 1790ы, Россия тарихын – 884е, биологияне – 714е, инглиз телен – 712се, химияне – 667се, информатиканы – 495е, рус әдәбиятын – 362се, географияне – 113е, немец телен – 30ы, француз телен – 14е һәм испан телен – 2се.
2011/2012 елгы уку елының алдан чыгарылган нәтиҗәләре һәм укучыларның БДИга әзерләнеше хакында бүген Казан каласы башкарма комитетында шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендәге хисабында мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин игълан итте. Аның сүзләренчә, быел югары уку йортына кергән чакта БДИ нәтиҗәләренең кимендә өчесен күрсәтү дә җитә, кәгазьдәге расланышы башка кирәк булмый: югары уку йортлары абитуриентның документларын кабул итеп, анда күрсәтелгән имтихан нәтиҗәләрен федераль таныклык базасы буенча тикшерергә тиеш була – яңа гына гамәлгә кертелгән тәртип шундый. Олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар конкурстан тыш бары тик бер уку йортына бер белгечлеккә генә ташламалы шартларда керергә хокуклы, дип аңлатты И.Һадиуллин.
“Татар-информ” МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
июнь, 2026 ел
Бүген Татарстанның 5000нән артык чыгарылыш сыйныф укучысы биология, география һәм чит телләрдән БДИ тапшыра
15 июньдә биология, география һәм чит телләрдән язмача БДИ тапшыру дәвам итә.
Әлмәт районы лагерьларында җәй көне МХОда катнашучы гаиләләрдән 370тән артык бала ял итәчәк
Әлмәт районында җәйге савыктыру кампаниясе старт алды.
Казан махсус операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатын кабул итәчәк
Татарстан башкаласында 26 июньнән 1 июльгә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты үтәчәк.
Татарстанда «Ел инновациясе» конкурсы: проект эшләүгә 500 мең сумга кадәр акчаны кемнәр ала алачак
«Ел инновациясе» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә, анда мәктәп стартаплары да, технологик компанияләр проектлары да ярдәм ала алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз