Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды
2012 елның 28 мае, дүшәмбе
Быел “Соңгы кыңгырау” гомумшәһәр бәйрәме беренче тапкыр ачык мәйданда – Казанның Идел буе районы Каенлыгында, Сабантуй мәйданында узды. Анда ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казанның 5,5 меңнән артык 11 нче сыйныфны тәмамлаучы чыгарылыш укучылары катнашты.
Казанның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Гыйниятуллина билгеләп үткәнчә, һава шартларын исәпкә алып, урман зонасы бу бәйрәм өчен аеруча отышлы урын итеп сайланды. “Без бу бәйрәм традицион рәвештә шушында оештырылыр дип уйлыйбыз”, - ди ул.
Бәйрәм барышында сәхнәгә Казан мәктәпләре директорлары менде. Барлык чыгарылыш укучыларына Киров районы 70 нче мәктәп директоры Наталья Маслова мөрәҗәгать итте. Ул шушы күркәмбәйрәм белән тәбрикләп, укытучыларга һәм ата-аналарга аерым рәхмәтен ирештерде.
Альберт Гыйльметдинов исә соңгы кыңгырауның укучылар өчен җиңү фанфарлары белән алмашынуын теләде һәм быелгы чыгарылыш укучыларын Татарстанның уңган-булган яшьләре итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән барлык укытучыларга рәхмәтен җиткерде.
“Бүген сезнең барыгыз өчен дә – тормышта бер этапның тәмамлануы. Без санадык, сезнең һәркайсыгызның тормыш юлында 25 мең тапкыр кыңгырау шалтыраган. Бүгенге вакыйга – олы юлга беренче адым. Уңышлар сезгә, ата-аналарыгызны, мөгаллимнәрегезне һәрвакыт сөендереп торыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин. Мэр җилкәсенә беренчесыйныф укучысын утыртты һәм ул соңгы мәртәбә кыңгырау чылтыратты.
Яшьләрнең күңелен «5ivesta – Family» R'n'B-группасы ачты.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
июнь, 2026 ел
Бүген Татарстанның 5000нән артык чыгарылыш сыйныф укучысы биология, география һәм чит телләрдән БДИ тапшыра
15 июньдә биология, география һәм чит телләрдән язмача БДИ тапшыру дәвам итә.
Әлмәт районы лагерьларында җәй көне МХОда катнашучы гаиләләрдән 370тән артык бала ял итәчәк
Әлмәт районында җәйге савыктыру кампаниясе старт алды.
Казан махсус операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатын кабул итәчәк
Татарстан башкаласында 26 июньнән 1 июльгә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты үтәчәк.
Татарстанда «Ел инновациясе» конкурсы: проект эшләүгә 500 мең сумга кадәр акчаны кемнәр ала алачак
«Ел инновациясе» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә, анда мәктәп стартаплары да, технологик компанияләр проектлары да ярдәм ала алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз