Бүген 11 нче сыйныфлар Бердәм дәүләт имтиханнарының икенчесен – рус телен тапшыра

2012 елның 31 мае, пәнҗешәмбе
Бүген 11 нче сыйныфлар Бердәм дәүләт имтиханнарының икенчесен – рус телен тапшыра.
БДИның төп “дулкыны” 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 2012 елда һәм узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар; урта (тулы) гомуми белемне чит илләрдә алганнар сынау тота ала.
Быел укучыларга 14 предметтан сынау бирергә тәкъдим ителә. Алдагы еллардагыча рус теле һәм математикадан сынау бирү – мәҗбүри, ә калган предметларны сайлап алырга мөмкинлек бирелә.
4 июньдә – чит телләр, химиядән; 7 июньдә – математикадан; 13 июньдә – җәмгыять белеме, физикадан; 16 июньдә – география, рус әдәбиятынан имтиханнар куелган. 18-21 июнь көннәре резервка куелган.
Быел Рособрнадзор тарафыннан рус теле буенча иң чик балл – 36, математика буенча 24 балл дип билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International