Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бүген 11 нче сыйныфлар Бердәм дәүләт имтиханнарының мәҗбүриен – рус телен тапшырды
2012 елның 31 мае, пәнҗешәмбе
Бүген 11 нче сыйныфлар Бердәм дәүләт имтиханнарының икенчесен – рус телен тапшырды. Рус теле, математика белән беррәттән, мәҗбүри тапшыру өчен билгеләнгән предметлардан санала. Шул сәбәпле бу имтиханда катнашучылар саны да иң зурысы.
Бүген республикадагы 110 имтихан тапшыру пунктын 22 105 кеше ачып керде. Билгеле булганча, БДИның 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк “төп дулкыны”нда 2012 елда һәм узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар; урта (тулы) гомуми белемне чит илләрдә алганнар сынау тота ала.
Быел Рособрнадзор тарафыннан рус теле буенча иң чик балл – 36, математика буенча 24 балл дип билгеләнде.
Бүген журналистларны Казанның 122 нче мәктәбендә БДИ тапшыруга әзерлек процессы белән таныштырдылар. Биредә Мәскәү һәм Киров районнары мәктәпләренең 221 укучысы имтихан бирә. Рус теленнән БДИ 3 сәгатькә исәпләнгән.
Рус теленнән имтихан иртәнге сәгать унда башланды. Имтиханга 10 минут кала, Дәүләт имтихан комиссиясе вәкиле – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы һәм имтихан тапшыру пункты җитәкчесе, сейфны ачып, имтихан эшләрен алды һәм укучыларга таратты. Имтихан эшләре бүген иртән генә мәктәпкә китерелгән. Имтихан тапшыру пункты җитәкчесе имтихан эшләре бозыла калган очракта, өстәмә экземплярлар да китерелүен хәбәр итте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү сыйфатын тикшерү һәм укучыларны аттестацияләү бүлеге җитәкчесе Лилия Әмирова хәбәр иткәнчә, рус теленнән һәм математикадан имтихан тапшырганда кесә телефоны яки шпаргакалар кулланып тәртип бозган укучыларны куып чыгарсалар, БДИны кабат тапшырып карау мөмкинлеген Дәүләт имтихан комиссиясе генә хәл итә ала. Алар урта белем турында аттестатсыз да калырга мөмкин.
“28 майда без информатика, биология һәм тарихтан имтихан уздырган идек. Имтихан вакытында Мөслим, Арча һәм башка районнардан тәртип бозучылар булганлыгы ачыкланды. Алар арасында кесә телефоныннан, белешмә материаллардан кулланучылар, имтихан эшен Интернетка җибәрүчеләр дә бар. Бу очрак уңаеннан без 29 нчы июнь көнне Дәүләт имтихан комиссиясен җыйдык. Комиссия тәртип бозган балаларның нәтиҗәләрен юкка чыгару турында карар кабул итте. Алар хәзер бу юнәлешләр буенча югары уку йортларына укырга керә алмаячак”, - дип белдерде Лилия Әмирова.
Быел укучыларга 14 предметтан сынау бирергә тәкъдим ителә. 4 июньдә – чит телләр, химиядән; 7 июньдә – математикадан; 13 июньдә – җәмгыять белеме, физикадан; 16 июньдә – география, рус әдәбиятыннан имтиханнар куелган. 18-21 июнь - резерв көннәр.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча лидерларның берсе булды
Россия Мәгариф министрлыгы 2025/26 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында иң күп катнашучыларны җибәргән РФ субъектлары, шулай ук финалистлары югары нәтиҗәләр күрсәткән төбәкләр исемлеген төзеде.
Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында өстәл уеннары буенча чемпионат узды
Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта балалар өстәл уеннары буенча «Акыллы уеннар» өченче республика чемпионаты узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Россия Мәгариф министрлыгы имтиханнар чорында саклык чаралары турында кисәтә
Имтихан кампаниясе башланыр алдыннан Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын мошенникларның активлашуы турында кисәтә.
Казанда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының XIII республика фестиваленә йомгак ясаячаклар
20 майда Казанда Ленин исемендщге мәдәни-ял итү комплексында XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз