Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бүген тугызынчылар сайлап алу предметлары буенча “кече БДИ” тапшыра
2012 елның 1 июне, җомга
Бүген тугызынчылар сайлап алу предметлары буенча “кече БДИ” тапшыра. 2011-2012 уку елында тугызынчы сыйныфны республикада – 37542, Казанда 9625 кеше тәмамлый.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте хәбәр иткәнчә, укучылар 1 июньдә Россия тарихыннан, җәмгыять белеменнән, физикадан, химиядән, географиядән, биологиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан), рус әдәбиятыннан, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән; 5 июньдә – рус теленнән имтихан тапшыра.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үз вәкаләтләре кысаларында 11 июньдә яңа формада татар теленнән имтихан тапшыруны да кертте.
2012 елда татар теленнән имтиханны яңа формада тапшыруны кертүнең максаты укучыларның татар телен – туган тел һәм дәүләт теле буларак ни дәрәҗәдә үзләштерүен ачык һәм объектив бәяләү практикасын кертү белән бәйле. Моңарчы да тугызынчы тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри иде. Әмма сынаулар традицион формада гына узды.
Татар теленнән имтиханны традицион формада тапшыруның берничә юлы бар. Мәсәлән, туган (татар) телендә белем алган укучылар - сочинение элементлары белән изложение, рус телендә белем алган татар телле укучылар диктант яки изложение яза ала. Ә рус телле укучылар билетлар буенча сынау тотачак.
14 июньдә кабат Россия тарихы, җәмгыять белеме, физика, химия, география, биология, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан), рус әдәбияты, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр куелган.
16 июнь – өстәмә көн. Бу көнне рус теленнән, җәмгыять белеменнән, биологиядән, физикадан, информацион-коммуникатив технологияләрдән сынау тотып була.
18 июнь – өстәмә көн. Бу көнне математикадан, Россия тарихыннан, химиядән. Географиядән, чит телләрдән, рус әдәбиятыннан имтихан тапшырырга мөмкин.
Гомумән алганда, быел тугызынчыларга имтиханнарны тестлар рәвешендә һәм традицион формада тапшыру мөмкинлеге бирелә. Алай да рус теле һәм математикадан укучылар сынауны тестлар ярдәмендә язма рәвештә генә бирә алачак. Алар Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен төзелгән контроль-исәпләү материалларына (КИМ) охшаш. Укучылар бу имтиханнарны махсус имтихан кабул итү пунктларында бирергә тиеш булачак. Аларның эшен җәмәгать күзәтчеләре дә күзәтеп торачак. Бу укучыларны тестлар ярдәмендә эшләргә, алардан курыкмаска өйрәтү өчен эшләнә.
Яңа формада (“кече БДИ”) дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрүнең өстәмә сроклары 22-27 июньгә куелган.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
июнь, 2026 ел
Бүген Татарстанның 5000нән артык чыгарылыш сыйныф укучысы биология, география һәм чит телләрдән БДИ тапшыра
15 июньдә биология, география һәм чит телләрдән язмача БДИ тапшыру дәвам итә.
Әлмәт районы лагерьларында җәй көне МХОда катнашучы гаиләләрдән 370тән артык бала ял итәчәк
Әлмәт районында җәйге савыктыру кампаниясе старт алды.
Казан махсус операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатын кабул итәчәк
Татарстан башкаласында 26 июньнән 1 июльгә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты үтәчәк.
Татарстанда «Ел инновациясе» конкурсы: проект эшләүгә 500 мең сумга кадәр акчаны кемнәр ала алачак
«Ел инновациясе» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә, анда мәктәп стартаплары да, технологик компанияләр проектлары да ярдәм ала алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз