Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашты. Чара Россия фәне көненә багышланды. Очрашу КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узды.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда бүген 46 югары уку йорты эшли, 147 мең студент белем ала. Студентлар саны буенча республика Идел буе федераль округында 1 нче урында һәм Россия буенча 7 нче урында тора. Агымдагы елда КФУ QS дөнья рейтингында үз позицияләрен яхшырта алды, дөньяның 1000 иң яхшы университеты арасында 439 нчы урынны алды. БРИКС илләре югары уку йортлары арасында федераль университет – 60нчы, КНИТУ – 158нче, КАИ-160нчы урынны алып тора. Хәзерге вакытта Татарстан вузларында 14 мең 226 чит ил студенты белем ала. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу республикада югары белем алуның югары дәрәҗәдә булуын һәм аңа ихтыяҗ барлыгын раслый.